erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча хакимияте бинасын мәдәният һәйкәле дип таныдылар

Арчада шәһәр администрациясе бинасы (Интернациональная ур., 39) мәдәни мирас объектларының бердәм дәүләт реестрына кертелгән. Тиешле карар дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасы нигезендә кабул ителде.

Экспертлар төзелешнең датасын ачыклаганнар: элек мезонинлы ике катлы йорт 1853 елда төзелгән дип саналган, әмма архив документлары бина 1867 елда Богородица чиркәве каршындагы ике класслы мәхәллә училищесы өчен төзелгәнлеген күрсәткән. Төрле елларда биредә хатын — кызлар училищесы, шәһәр Думасы, ә совет чорында райисполком урнашкан.

Йортның тарихы белән ике мөһим вакыйга бәйләнгән: 1917 елның 8 ноябрендә биредә Арча волостенда Совет власте игълан ителә, ә 1920 елның февраль-мартында бинаны «сәнәк» восстаниесе («Игенче Кара бөркет»восстаниесе) катнашучылары басып ала.

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/zdanie-kotoroe-xotela-snesti-doc-vagiza-mingazova-priznali-pamyatnikom-6033531

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев