erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча халкы яңалык көтте, эзләде һәм... тапты (+фотоальбом, +видео)

Дәвамлы булсын иде.

Һәр хезмәтнең үз нечкәлеге, үз кыенлыгы һәм үз матурлыгы бар. Матурлыгы дигәне күбрәк мәдәният хезмәткәрләренә кагыла.

Март ахырында Арча Мәдәният йортында “Йолдыз буласым килә” дигән театральләштерелгән концерт, шоу, мюзикл булды.

Тамашачылар төп герой, продюсер Барый Кәбирович белән бергә эстрада дөньясын яулап, йолдыз булып балкырга теләгән артистлар белән очрашты. Продюсеры да, артистлары да үзебезнеке!

Арча Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Ләйлә Хәкимова тамашачының күңелен яулап алырлык театраль сценарий язган, хореограф Аида Ондрина үзенә генә хас булган искиткеч осталык белән сәхнәгә куйган, музыкаль бизәлеш буенча Дилүс Сәлахов бик тырышкан, ә артистлары... Аларның чыгышларын сүз белән генә мактап бетереп тә булмый – ул көнне Арча Мәдәният йорты хезмәткәрләре нәкъ әсәрдәгечә йолдыз булып балкыды, ут булып янды. Кыскасы, сәхнә гөрләде, тамашачы алкышларга бик тә юмарт булды. Чыгышлары да көчле алкышларга гына лаек иде!

Үзем озак еллар сәхнәдә уйнаган кеше буларак әйтәм бу фикерне  – куелган әйбер тамашачыны туйдырырга түгел, ә җитми калырга, ах, тагын бераз гына дәвам итсә иде, диярлек булырга тиеш. Бу көнне нәкъ менә шулай булды да. Концерт-мюзикл халыкка җитми калды.

Хәтердә әле, кайчандыр Гөлназ Гарифҗанова шундыйрак әйбер куярга планлаштырган иде. Тик өлгерә алмады. Аның урынына килгән яшь сәнгать җитәкчесе, үзе дә һәрвакыт яңа идеяләр белән янып эшләгән, яңалыклар тудыруны яраткан Ләйлә Хәкимова аның бу хыялын тормышка ашырды! Һәм бик уңышлы килеп чыкты, Ләйлә. Молодец!

Аңа гына түгел, бөтен Мәдәният йорты хезмәткәрләренә кагыла бу сүз. Ул көнне анда эшләгән бер генә кеше дә сәхнәгә чыкмый калмады. Җырлый, бии белмим, дигәннәр дә җырлады, биеде. Биюләр, аларның куелышы, сәхнә бизәлеше, арткы яктагы зур экранда (яңаны алганнар булса кирәк) чагылдырылган күренешләр – бар да югары дәрәҗәдә иде.

– Үзебезнекеләр тарафыннан куелган мондый югарылыктагы концертны күргән юк иде әле. Илфар Әюпов үзе җырлады, биеде. Мәдәният идарәсе җитәкчесенең  сәхнәгә чыгуын беренче тапкыр күрәм, – диде соңыннан фикерләр алышканда Әлфинур апа.

Алай ук дип әйтмәс идем, анысы. Исрафил Насыйбуллин бу хезмәтне башкарганда җырлый да, зур чараларны да алып бара иде. Илнур Котдусов үзенең концертын куйды. Ә менә шәхсән Илфар Әповны беренче тапкыр күрдек. Һәрьяктан талантлы кеше булуына инандык. Мәдәният йорты җитәкчесе Айрат Нурьязданов, аның урынбасары Марат Котдусов, методистлар, “Җидегән чишмә” халык театры артистлары (төп рольдә җитәкчесе Рамил Мөхетдинов), мәдәният өлкәсе ветераннары,  кассир, ут куючы, тавыш операторы – бар да сәхнәдә булды.

– Һәр катнашучы үз ролен оста итеп башкарды. Зәвыклы, югары дәрәҗәдә куелган тамаша булды ул. Тамашачыга нәкъ менә шундый әйбер кирәк иде. Сәнгать сөюче Арча халкы яңалык көтте, эзләде һәм... тапты, – диде тамашачыларның берсе Рилә Абдрахманова. –  Дәвамлы булсын иде.  

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре