Арчада «Җәяүле» профилактик чарасы үткәрелә
Җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатында
Республика территориясендә, җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен киметү максатыннан, 2026 елның 25 мартыннан 7 апреленә кадәр профилактик чаралар уздырыла.
Агымдагы елның ике ае нәтиҗәләре буенча, җәяүлеләр катнашындагы юл һәлакәтләрендә 7 кеше һәлак булган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2,3 тапкырга күбрәк. Фаҗигаләрнең күбесе тәүлекнең караңгы вакытында, яктылык кайтаручы элементлар кулланмаган җәяүлеләр катнашында теркәлә.
Чаралар барышында түбәндәге юнәлешләргә аерым игътибар биреләчәк:
-
җәяүлеләргә юл бирмәү очракларын кисәтү;
-
җәяүлеләрнең тиешсез урыннарда яки светофорның тыючы сигналында юл аркылы чыгуын булдырмау;
-
караңгы вакытта юлда яктылык кайтаручы элементларсыз йөрүче җәяүлеләрне ачыклау һәм куркынычсыз урыннарга чыгару.
Шулай ук, юл-транспорт һәлакәтләре анализы нигезендә куркыныч участокларда өстәмә профилактик чаралар үткәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев