Арчада «Ат көне» фестивале үтте
Күңелле булды.
Бүген Арчада Ат көне үтте. Быел ул унберенче тапкыр оештырылды. Унысы Яңа Кырлайда һәм быел беренче тапкыр район үзәгендә. Бик зурдан әзерләнгәннәр. Кешенең чиге юк. Уеннар - катнаш кына, бүләкләр мулдан. Мәйданда көрәш бара, читтә атлар ярыша, аударыш ярышы бара, һәм башкалар. Ике сәхнәдә концерт. Үзешчәннәребез һәм чакырылган артистлар чыгыш ясый.
Майданда тамашаны Җәвит Шакиров күңелле итеп алып барды. Балалар да, олылар да шау килеп уеннарда катнаша. Уеннар бер-берсен алыштырып кына тора.
Мәйдәнның бер башында көрәш барды.
Ат көне булгач, төп игътибар, әлбәттә, атларга бирелде. Ераклардан килгәннәр иде. Халык кызыксынып күзәтте. Бизәлгән атлар бәйрәмнең күрке булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев