Арчада әти-әниләр имтихан тапшырды
Арча районында узган акция кысаларында әти-әниләр Бердәм дәүләт имтиханы шартларын үзләре сынап карады.
30 мартта Арчаның икенче мәктәбендә һәм 5нче гимназиясендә «Әти-әниләр белән бергә бердәм дәүләт һәм төп дәүләт имтиханнары тапшырабыз» дигән Бөтенроссия акциясе уздырылды. Әлеге чараның төп максаты – чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарга әзерләнүдә гаилә ярдәменең әһәмиятен арттыру, шулай ук ата-аналарны имтихан үткәрү тәртибе белән таныштыру булды. Бу хакта район мәгариф идарәсе хәбәр итә.
Билгеле булганча, бердәм дәүләт һәм төп дәүләт имтиханнарына әзерлек барышында укучыларның белем дәрәҗәсе генә түгел, ә аларның психологик халәте, үз көчләренә ышанычы да зур роль уйный. Бу очракта гаилә, ата-аналар ярдәме аеруча әһәмиятле. Шушыны исәпкә алып, Рособрнадзор тарафыннан әлеге акция гамәлгә ашырыла.
Чарада катнашучылар контроль үткәрү пунктына керү тәртибен, теркәлү процессын, аудиторияләргә урнаштыру кагыйдәләрен үз күзләре белән күрде. Моннан тыш, ата-аналар имтихан алдыннан үткәрелә торган инструктаж, контроль-үлчәү материалларын бастыру, имтиханның объективлыгын тәэмин итү механизмнары белән дә танышты.
Практик өлеш кысаларында катнашучыларга математика фәне буенча база дәрәҗәсендәге биремнәр тәкъдим ителде. Биремнәр кыскартылган форматта булса да, алар төрле типтагы сорауларны үз эченә алып, имтихан структурасы турында тулы күзаллау бирде. Мәгълүм булганча, математика – чыгарылыш сыйныф укучылары өчен мәҗбүри фәннәрнең берсе, һәм аны уңышлы тапшыру аттестат алу өчен кирәкле шарт булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев