Акция кысаларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү һәм балаларны автомобильдә йөрткәндә куркынычсызлык чараларын куллануның мөһимлеге турында сөйләштеләр.
Арча шәһәрендә балаларның юлдагы иминлегенә багышланган «Бала — төп пассажир» профилактик акциясе узды. Чарада «Алдынгылар хәрәкәте» вәкилләре һәм 2нче балалар бакчасының яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды катнашты.
Акция кысаларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү һәм балаларны автомобильдә йөрткәндә куркынычсызлык чараларын куллануның мөһимлеге турында сөйләштеләр.
Чараның төп эксперты — «Юл хәрәкәте иминлеге» профилактика бүлеге җитәкчесе Эндже Мөхәммәтҗанова балалар белән бергә шәһәр халкына кечкенә пассажирларны йөрткәндә махсус балалар өчен тотып тору җайланмаларын куллану кирәклеген искәртте.
Мондый профилактик чаралар балаларда юл хәрәкәте кагыйдәләренә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыруга һәм иминлек күнекмәләрен кечкенәдән үк ныгытуга ярдәм итә. ЧЫГАНАК
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев