erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада бер-берсенә юл бирмичә ике машина бәрелешкән

Ел башыннан районда зыян күрүчеләр белән өч юл-транспорт һәлакәте теркәлде.

4 февральдә Питомник турысында ике “Приора” катнашында юл һәлакәте булды. Заправкадан чыкканда берсе икенчесенә юл бирми, нәтиҗәдә бәрелешәләр. Икенчесенең (гаепсезенең!) йөртүчесе һәм ике пассажиры тән җәрәхәтләре ала.

Машина йөртүче тарафыннан игътибар җитмәү нәтиҗәсендә юл һәлакәте чыккан. Заправкадан чыкканда (ул вакытта әле кар көртләре дә бар иде) башта икенче машина булу-булмавына инанырга кирәк.

Ел башыннан районда зыян күрүчеләр белән өч юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Аларда бер кеше һәлак булды, дүрт кеше тән җәрәхәтләре алды.

Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рәдис Гарифуллин әнгәмә вакытында шундый мәгълумат җиткерде.

Татарстанның Министрлар Кабинетында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе утырышы үтте. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров алып барды. Ул юлларда хәлләрнең җиңел булмавы, нәтиҗәләрнең куандырмавы, юл һәлакәтләрендә үлүчеләр, зыян күрүчеләр саны артуы турында әйтте. “Зур бер команда буларак, безгә юлда йөрүчеләр куркынычсызлыгын тәэмин итү мөһим. Нәрсәләргә төп игътибарны юнәлтергә? Барысын уртага салып сөйләшергә, тиешле карарлар кабул итәргә, аларның үтәлешенә, кирәкле нәтиҗәгә ирешергә кирәк”, – диде ул.

– Арча районында бу ел ничек башланып киткән? Өч айлык нәтиҗәләр буенча эш ничек тора?

– Районда өч айга дүрт юл-транспрт һәлакәте теркәлде. Шуларда бер кеше һәлак булып, дүрт кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алды.

– Рәдис Мансурович, нинди юл-транспорт хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары күбрәк очрый?

– Шушы өч айда алкогольле эчемлек кулланган хәлдә юлга чыгучылар белән утыздан күбрәк очрак булды. Исерек килеш руль артына утырган кеше үзе үк куркыныч тудыра. Аның бу кыюлыгының ничек тәмамланасын кем белә? Рөхсәт ителмәгән урында куркынычсызлына инанмаган килеш алдагы машинаны узып каршы яктан хәрәкәт итүче полосага чыгу очраклары 59. Иң күп юл-транспорт һәлакәтләре дә шуның нәтиҗәсендә килеп чыга. Җәяүлеләр тарафыннан да юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары 82 булды. Шуларның 12се караңгы вакытта шәһәрдән читтә яктылык кайтаручы элементсыз йөргән өчен. 29 очракта балаларны йөртканда машина салонында махсус җайланма кулланмаганга. Алгы утырычта 12 яшькә кадәр махсус җайланма булуы, артта утырганда җиде яшьтән узса, куркынычсызлык каешы тагу кирәк. Мәҗбүри кагыйдә бу. Машина йөртү хокукы биргән таныклыксыз юлга чыгучылар да (сигез очрак), җәяүлеләргә өстенлек бирмәүчеләр дә (81 очрак) бар. Юл хәрәкәте кагыйдәсен бозган өчен штраф салынып, 52 кеше аны түләмәгән. Штрафны түләргә 70 көн вакыт бирелә. 20 көн эчендә (дөрес, бөтен төр кагыйдә бозу очракларына да кагылмый бу) яртысын гына түләргә була. Исерек килеш тотылып, правасын алдырган була торып та, бер ел эчендә тагын исерек килеш руль артында юлга чыгып эләксә, машинасы алына, дәүләт хисабына кала. Безнең районда да бу өлкәдә эш башланды. Бездә бер ел эчендә кабат исерек хәлдә тотылган алты очрак теркәлде. Алар 264 маддә, 1 бүлек буенча җәзага тартылды. Ә калган штраф түләмәү очракларында приставлар белән эшлибез.

– Җәяүлеләр катнашында күп юл-транспорт һәлакәте булган икән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Әйе, аларга бик тә игътибарлы булырга кирәк. Карагыз сез Арча үзәген. Болай да адым саен җәяүле юл аркылу урыны. Бераз җәяү генә барасы. Юк, кая туры килә, шунда чыгалар. Як-якларына карап та тормыйлар. Юл һәлакәтләренең дә күбесе җәяүлеләрнең игътибарсызлыгы нәтиҗәсендә килеп туа. Я телефонга алданалар, я машина туктаганны көтеп тормыйлар. Ашыкмаска кирәк. Туктап бетсен машина, куркынычсыз булуына тәмам инан, аннан юл аркылып чык.

– Шундый очракларга тап булган бар, машиналар җәяүле юл аркылу урынында да юл бирмичә узып китә.  

Әйе, андыйлар да күп. Светофорда яшел ут янганны көтеп тормыйча алга ыргылганнары да бар. Ашыкмаска кирәк. 1-2 минут берни үзгәртми, ә үзләре өчен зур проблема туарга мөмкин.

– Язга чыккач юллары да бозыла. Зур чокырлар барлыкка килә.

– Әйе, яз үзенекен итә. Чокырлар килеп чыга. Аларны бүген генә карап та бетерә алмыйлар. Язгы сулар китеп бетми, җир утырмый торып ямап та булмый. Шуңа рульдәгеләр бик игътибарлы булсын иде. Безнең район юллары алай зарланырлык түгел, анысы. Хәзерге вакытта Курса юлы гына авария хәлендә. Төзекләндерү буенча эш алып барыла.

– Язга кердек, озакламый кар бетә. Ике тәгәрмәчле транспортлар барлыкка киләчәк.

– Әйе, велосипедларда юлга чыгачаклар. Тик дөрес урында йөрмәүләре генә борчу тудыра. Арчада хәзер алар өчен мөмкинлекләр зур, махсус юлларга кадәр ясалды. Әти-әниләр юл йөрү кагыйдәләрен тагын бер кат балаларының исләренә төшерсен иде. Мәсәлән, тротуардан гына йөрергә, юл аркылып чыкканда велосипедтан төшеп, як-якны карап, этеп чыгарга кирәк. Алай бала үзен контрольдә тота ала. Велосипедлары ярый, самокатлар, мотоцикллар начар. Яшьләре тулып, йөртү хокукына ия булмыйча, бала сорый, дип, мотоцикл алып бирмәсеннәр иде. Иң яхшысы, үскәч үзләре алыр.

– Сез дә балалар белән профилактик эш алып барасызмы?

– Әйе, мәктәп, балалар бакчаларына йөрибез, төрле чаралар, бәйгеләр оештырабыз, ата-аналар җыелышларында катнашабыз. Хәзер күп урында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча дәресләр керә. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә юлда тәртип салу буенча зур эш башкарыла. “Тоннель” профилактик чаралары, рейдлар үткәрелә. Әмма без генә карап бетерә алмыйбыз. Кагыйдәләрне үтәү бөтен кешенең бурычы. Юлларда иминлекне бергә саклыйк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X