erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада «Бердәм сыйныф серләре» бәйгесенең зона этабы үтте

Җиңүчеләр Кара диңгез буе яки Татарстан лагерьларында ял итә алачак.

Арчада әти-әниләр комитетларының “Дус сыйныф серләре” республика бәйгесенең зона этабы үтте. Анда Арча, Саба, Кукмара, Балтач Әтнә районнарыннан килгән катнашучылар ярымфиналга узу өчен тырышты.

Кино – күргәзмә булганы юк иде әле

Һәр катнашучының бәйгегә бар сәләтен генә түгел, йөрәк җылысын да биреп әзерләнгәнлеген район Мәдәният йортының икенче катында урнашкан күргәзмә буенча да аңлап була иде. Сыйныф һәм әти-әниләр комитетының уртак эшчәнлек нәтиҗәләрен һәм казанышларын чагылдырган күргәзмәне жюри әгъзаларына тәкъдим иткәндә һәр сыйныф үзенчәлекле алымнар кулланырга тырышты. Укучыларның уңышларын, сәләтләрен раслаучы медальләр, картиналар, төрле кул эшләнмәләре, татар халкының милли ризыклары – күргәзмәдә барысы да урын алган иде. Балтачлар балаларда хезмәткә мәхәббәт тәрбияләүгә басым ясаса, әтнәләр гаилә кыйммәтләренә игътибар биргән.

Ә Сабалар күргәзмәләрен чәчәк атучы бакча рәвешендә эшләп, балаларны чәчәкләргә тиңләүләрен күрсәткән.

Кукмара элек-электән үзенең һөнәрле, кәсепле халык булуы белән дан тота. Данлыклы Кукмара итекләре, әти-әниләр, укучылар белән бергә ясалган картиналар, бәйләгән, чиккән эшләнмәләр, агач эшләнмәләре – бүгенге күргәзмәдә дә лаеклы урын алган иде.

Арча районы данын бәйгедә алтынчы мәктәпнең 6А сыйныфы укучылары (сыйныф җитәкчесе – Гөлнар Сабирова) һәм аларның әти-әниләре яклады. Арчалар һәрвакыттагыча зәвыклылык үрнәге күрсәтте бу көнне. Иҗади остаханәләрен кыска фильм рәвешендә әзерләп, алар әти-әниләр, балаларның һәм укытучының бербөтен булып, мәктәп тормышы белән кайнап яшәвен үзенчәлекле һәм матур итеп күрсәтеп бирә алды.

Узган ел икенче, ә быел – беренче!

Бердәм сыйныф нинди була соң? Бу сорауга җавапны укучылар район сәхнәсендә әти-әниләре, укытучылары белән бергә бирде. Ә инде кайсы сыйныф иң бердәм, иң дус, иң тату икәнен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән  министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлеге җитәкчесе Айгөл Кашапова рәислегендәге жюри әгъзалары билгеләде.

Беренче этапта катнашучылар “Безнең күңелле дус сыйныф” дип аталган визит карточкасы тәкъдим иттеләр. Укучылар, әти-әниләр, сыйныф җитәкчеләре бердәм булып эшләп кенә иң югары җиңүләргә һәм иң яхшы нәтиҗәләргә ирешеп булганын исбатларга тырышты. Һәркем үзенең чыгышын үзенчәлекле итәр өчен бар тырышлыгын, көчен куйды.

Сабалар хәтта күгәрченнәргә кадәр алып килгән иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чыгышлары ахырында илебезгә тыныч күк йөзе теләп ак күгәрченнәр очырды алар. Райондашларыбыз сәхнәгә менгәч тә сынатмады. Сынатмады гына түгел, сәхнә түрендә ут уйнатты алар. Киемнәр, музыкаль бизәлеш, сәхнәдә үз-үзләрен тотышлары – барысы да югары дәрәҗәдә иде.

Икенче этапта укучылар әти-әниләр белән берлектә халык мәдәниятые һәм гореф-гадәтләренә багышланган чыгышларын күрсәтте. Бу юлы да арчалар чын мәгънәсендә соклану уятты. Туган йортыбыз – күп милләтле Татарстаныбызның гореф-гадәтләрен, мәдәниятен чагылдырган музыкаль чыгышлары чын сәнгать әсәре иде.

Берничә сәгатькә сузылган бәйге ялыктырмады, бер сулышта үтеп китте. Эшне эшли белү генә түгел, аны күрсәтә дә белергә кирәк. Ә Арчага җыелган сыйныфларның һәркайсының күрсәтерлек эшләре, горурланырлык җиңүләре бар. Әлбәттә, бу әти-әниләрнең, укучыларның, сыйныф җитәкчесенең бердәм булып эшләү нәтиҗәсе. Бәйге булгач, җиңүчесез булмый. Биш район арасында беренче урынга Арчаның алтынчы мәктәбе 6А сыйныфы укучылары чыкты, икенче урында исә Балтач гимназиясенең җиденче сыйныф укучылары. Ике сыйныф та җиңүче исеме өчен көрәшне ярымфиналда дәвам итәчәк. Райондашларыбызны лаеклы җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз, алдагы этапларда да аларга җиңүләр телибез!

 

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина:

“Барыгызны да муниципаль этапта җиңүегез, бүгенге бәйгедә катнашуыгыз белән котлыйм. Инде 7 ел дәверендә үткәрелүче бу бәйге шундый зур киңлеккә чыкты. Узган елгы җиңүчеләр бик теләп башкаларны да өйрәтә. Бу инде зур проект, дип әйтер идем мин. Әти-әниләргә активлыклары өчен зур рәхмәт. Барыгызга да тыныч күк йөзе, яңа иҗат уңышлары телим. Бәйге нәтиҗәләре нинди генә булса да, сез барыгыз да инде җиңүчеләр, сез зур, бердәм гаилә”.

 

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлеге җитәкчесе, жюри рәисе Айгөл Кашапова:

“Әлеге бәйге 2017 елдан башлап уздырыла. Ел саен ул камилләшә, үзгәрә. Быел ул беренче тапкыр биш этапта үткәрелә. Бу катнашучылар санының күплеге белән бәйле. Бүген биредә иң яхшыларның да иң яхшылары гына җыелган. Жюри әгъзаларына җиңүчене билгеләү шулай ук җиңел түгел. Балаларыбызны иң яхшы әти-әниләр тәрбияләвен күрү безнең өчен бик күңелле. Бүген әти-әниләр үзләренең сәләтен генә түгел, ә балалары өчен барысына да әзер булуларын күрсәтте. Зона этабында җиңүчеләрне алда әле ярымфинал көтә. Ә финалда уңышлы чыгыш ясап, җиңүгә ирешкән сыйныф укучылары Кара диңгез буенда һәм Татарстанда урнашкан лагерьларга юлламалар белән бүләкләнәчәк”.

 

Арчаның алтынчы мәктәбе директоры урынбасары Лилия Җиһангирова:

“Безнең мәктәп “Дус сыйныф серләре” бәйгесендә узган ел да финалга чыгып, Лаештан призчы булып кайтты. Быел исә 6А сыйныфы укучылары үз осталыкларын күрсәтте. Без әлеге бәйгене башта үзебезнең мәткәп сыйныфлары арасында үткәрәбез. Быел анда бишенче сыйныфтан тугызынчы сыйныфка кадәр барысы да катнашты. Анда җиңгән сыйныф район этабына үтә. Кирәк дип түгел, ә чыннан да яратып, күңел кушканга катнашабыз. Бик яратабыз без бу бәйгене. Ул чыннан да дуслаштыра, берләштерә. Әти-әниләр дә катнашабыз, дип янып торалар. Шулай ук әзерләүче командабыз да көчле. Бу мәктәп администрациясе, укучылар, укытучылар, педагог-оештыручы, сыйныф җитәкчесе, әти-әниләр. Махсус шушы бәйге өчен дип киемнәргә заказ бирдек. Хәзер инде март аенда узачак ярымфинал ярышларына әзерләнәбез”.

 

6А сыйныфы җитәкчесе, инглиз теле укытучысы Гөлнар Сабирова:

“Безнең сыйныфта 30 бала – 16 малай, 14 кыз. Төрле милләт балалары бердәм, дус коллектив булып укый. Мин аларны бишенче сыйныфтан кабул итеп алдым. Бәйгегә бик тырышып әзерләндек. Барлык укучыларны да җәлеп иттек. Кемдер сәхнәдә үзен күрсәтсә, кемдер җанатар буларак, иптәшләренә көч биреп торды. Без әти-әниләр комитеты белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Әти-әниләребез барысы да актив, дус, тату. Җырларга кирәкме, биергәме яки башка эштә ярдәм кирәкме – алар һәрвакыт әзер. Көн саен кич белән өчәр сәгать репетиция ясадык. Мәктәп администрациясе, коллектив, аеруча педагог-оештыручы Ксения Журавлева, әти-әниләр зур ярдәм күрсәтте. Аларның барысына да чын күңелемнән олы рәхмәтемне белдерәм. Безнең җиңү – ул шушы бердәм команданың җиңүе”.  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X