erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада беренче тапкыр сапбординг буенча осталык дәресләре үтә

Өйрәтүләр инде дүрт көн дәвамында уза. 10 һәм 11 июль көннәрендә дә 17.00-19.00 сәгатьләрдә «КазанСу»га рәхим итегез

Сапбординг буенча осталык дәресләрен Арча укучылар сарае хезмәткәрләре “Сәламәт Арча” һәм “Ял-Юл” проектлары кысаларында уздыра. Ул ФОРПОСТ оешмасы ярдәме белән тормышка ашырыла.

Сапбординг – инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә, тактага басып ишкәк ярдәмендә йөзү дигән сүз.  Спорт төре буларак ул 20 ел чамасы элек барлыкка килгән. Аңа һәркем өйрәнә ала. Тактага басып та, тезләнеп тә яисә утырып та йөзеп була. 

Казансу паркында уздырылган осталык дәресләре 100гә якын кешене җыйган инде. Куркып торучылар да, беренче тапкырдан ук басып йөзүчеләр дә бар. Иң элек һәркемгә, үз-үзеңне ничек тотарга икәнен аңлатып, күрсәтмәләр бирелә. Тактага ничек басарга, аякны ничек эләктерергә, ишкәкне ничек итеп дөрес тотарга кирәклеге аңлатыла. Суга төшеп киткән очракта, ничек итеп кире менәргә икәнлеге дә күрсәтелә. Сапка (йөзү тактасы шулай атала) утырган һәркем куркынычсызлык жилетлары кия. 14 яшькә кадәрге балалар ярдәмчеләр белән йөзәләр. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бу ял сәгатьләрендә катнашкан һәркем уңай тәэсирләр белән кайтып китә. “Мондый мөмкинлекне файдаланмый кала алмадык. Бушка да бит әле. Арчада булуына бик шатбыз”, – ди алар.

Гаиләләр белән килүчеләр дә бар. Күңелле мизгелләр фотога төшерелеп, истәлек булып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев