Арчада чик сакчылары хөрмәтенә мемориал ачылды
Арчаның Җиңү паркында үтте ул.
Армиядә чик сакчылары булып хезмәт иткән ир-егетләр җыелды. Шактый күп килделәр. Җиңү паркы күрешү-сөйләшү, көлешүләрдән, яшь чакларны искә төшерүләрдән шау-гөр килеп торды. Паркта чик сакчылары хөрмәтенә мемориал эшләнгән. Мемориалны ачу тантанасына Биектаудан ретро пвтомобильләр колоннасы да килеп җитте. Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ренат Гатиятов катнашты. Ул чик сакчылары булып хезмәт иткән ир-егетләрне бәйрәм белән котлады, Ватан алдында торган изге бурычларын намус белән үтәгән өчен рәхмәт әйтте, яшь буынны тәрбияләүгә чакырды, исәнлек-саулык теләде. Казаннан "Чик сакчылары берлеге" иҗтимагый оешма рәисе Альберт Сөләйманов кайтты. Ул актив ир-егетләрне котлап үтте.Тулырак итеп район газетасында язарбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев