Арчада чыршы ачу тантанасы узды
Үзәк стадионда
Быел бик кызык килеп чыкты. Декабрь ае берара язны хәтерләтеп алды. Яңгыр ява, түбәләрдән тамчы тама, кар... кимегәннән кими. Шул сәбәпле 23 декабрь көнне узасы чыршы ачу тантанасы да кичектерелде.
Әмма кыш барыбер үзенекен итте, чиратсыз килергә азапланган язның каршына аркылы төште. Көннәр бик матур тора бит. Кары да явып, агачларны гына түгел, күңелләрне дә бераз бизәде, чыршы ачу тантанасы да оештырылды.
Ул һәрвакыттагыча җыр, бию, уеннар белән шаулап үтте. Кич буе музыка тынмады. Мәдәният, спорт, мәгариф оешмалары хезмәткәрләре елдагыча арчаларның күңелен күрде. Кыш бабай белән Кар кызы халыкны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.
Каникул дәвамында үзәк стадионда чаралар тынмаячак әле.
Яңа ел барыгызга да бәхет, шатлык, өйләрегезгә тынычлык алып килсен, егетләребез яу кырыннан кайтып, киләсе яңа елны алар белән бергә-бергә каршы алу насыйп булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев