Арчада “Ел укытучысы” билгеле булды
Арча районының “Ел укытучысы – 2025” дип Лесхоз мәктәбенең биология укытучысы Ландыш Галләмова танылды.
Арчаның 6нчы мәктәбендә “Ел укытучысы – 2025” бәйгесе муниципаль этабы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Ел саен уздырылучы бу бәйге укытучыларның иҗади активлыгын арттыру максат, яңа эш алымнары, алдынгы тәҗрибә белән уртаклашу максатында уздырыла. Быел анда барысы 48 укытучы катнашты, аларның 28е финалга узган. “Ел укытучысы” номинациясендә 13, “Педагогик дебют” номинациясендә 11, “Иң яхшы татар теле укытучысы” номинаөиясендә 4 укытучы һөнәри осталыкларын күрсәтте. Бәйге булгач, анда барысы да җиңә алмый, тик бу укытучыларның район күләмендәге шушы зур бәйгенең йомгаклау этабына чыгулары – ул инде үзе зур җиңү. Сәхнәгә күтәрелгән һәр укытучы да үз эшләренең чын осталары, бар күңелләрен балаларга биреп эшләүче Укытучылар. Моны җиңүчеләрне тәбрикләү сүзендә район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов та билгеләп үтте.
“Бу бәйгедә катнашкан укытучыларның барысы да җиңүчеләр, – диде ул. – Бәйге булгач, аңа әзерләнергә кирәк, дулкынландыра да. Үзеңне яхшы яктан гына күрсәтәсе килә. Җиңүчене билгеләү жюрига да җиңел булмады. “Ел укытучысы” бәйгесенә килгәндә мин катнашам, дип кенә түгел, миң җиңәм, дип килсәгез иде. Шул вакытта уңышлар да зуррак булыр”.
Бәйгенең республика этабында җиңүчеләрне май аенда бушлай теплоходта сәяхәт көтә Бу турыда үз чыгышында район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов әйтеп узды.
“Бу бәйгедә катнашу – ул педагогик хезмәтне камилләштерү, – диде ул. – Безнең район һәрвакыт алдынгылар рәтендә булды. Быелгы җиңүчеләр дә сынатмас, дип ышанам. Аларны бүләкләү максатында республика этабында җиңгән очракта безнең профсоюз укытучыларны теплоходта бушлай сәяхәт белән бүләкли. Ә зона этабын уңышлы узган, ләкин республика этабы җиңүчеләре исемлегенә кермәүчеләргә профсюз путевка бәясенең бер өлешен каплый. Барыгызга да уңышлар телим”.
Бәйге нәтиҗәләре буенча Арча районының 2025 ел укытучысы дип Лесхоз мәктәбенең биология укытучысы Ландыш Галләмова танылды.
“Бишенче елымны укытам, – диде ул. – Казан федераль университетын тәмамлап, туган мәктәбемә эшкә кайттым. Беренче елымны эшләгәндә “Педагогик дебют” номинациясендә катнашып, зона этабына узган идем. Бу бәйгедә катнашу минем өчен үз-үземне сынап карау, башкаларның тәҗрибәсен өйрәнү. Зона этабында да районыбыз данын лаеклы яклармын, дип ышанам”.
“Педагогик дебют” номинациясендә беренче урынны Арчаның 6нчы мәктәбенең математика укытучысы Гөлназ Миннебаева алды. Узган ел ул үзенең 5А сыйныфы белән “Дус сыйныф серләре” бәйгесендә дә җиңү яулаган иде.
“Мин мәктәптә өченче елымны эшлим. Бу бәйгедә җиңүемә мин бик шат, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты ул. – Миңа ярдәм итеп торган мәктәп администрациясенә, директорыбыз Филсинә Фәргать кызына бик зур рәхмәт”.
“Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” дип Апаз мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлзилә Фәхретдинова танылды.
Җиңүчеләрне алда зона этабы көтә. Уңышлар аларга.
“Ел укытучысы – 2025” бәйгесендә төрле номинацияләрдә җиңүчеләр:
1 урын – Ландыш Галләмова, Лесхоз мәктәбенең биология укытучысы;
2 урын – Ләйлә Фарухова, Курсави исемендәне күппрофильле лицейның инглиз теле укытучысы;
3 урын – Айгөл Зәкиева, Түбән Мәтәскә мәктәбенең инглиз теле укытучысы;
“Дәрес – осталыкның иң югары ноктасы” номинациясе – Диана Шәйдуллина, Арчаның 1нче мәктәбенең инглиз теле укытучысы;
“Укытучы – өйрәнүче” – Руслан Хәкимов, Арчаның 5нче гимназиясенең тарих укытучысы;
“Иң иҗади укытучы” – Алсу Нәбиуллина, Арчаның 7нче мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы;
“Педагог – үз эшенең остасы” – Гөлшат Тазетдинова, Шушмабаш мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы;
“Иң яхшы осталык классы” – Эльмира Абдуллина, Носы мәктәбенең математика укытучысы;
“Мәгарифтә гореф-гадәтләр” – Гөлнур Мостафина, Яңа Кишет мәктәбенең рус теле укытучысы;
“Укытучы – остаз” – Фәрит Нәгыймов, Сеҗе мәктәбенең физик тәрбия укытучысы;
“Сүз остасы” – Гөлзилә Касыймова, Ташкичү мәктәбенең рәсем укытучысы;
“Укытучы – ачыш ясаучы” – Роза Хәйретдинова, Хәсәншәех мәктәбенең рус теле укытучысы.
“Педагогик дебют” номинациясе:
1 урын – Гөлназ Миннебаева, Арчаның 6нчы мәктәбенең математика укытучысы;
2 урын – Карина Усаева, Арчаның 3нче мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы;
3 урын – Эльвира Гарипова, Арчаның 5нче гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы;
“Үз эшенең остасы” – Диләрә Янбекова, Арчаның 2нче мәктәбенең информатика укытучысы;
“Дәрес – осталыкның иң югары ноктасы” – Азалия Әхмәтханова, Арчаның 7нче мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы;
“Иң яхшы осталык классы” – Зәйнәп Бикбаева, Курсави исемендәге күппрофильле лицейның рус теле укытучысы;
“Һөнәргә адым” – Диана Иванова, Курсави исемендәге күппрофильле лицейның рус теле укытучысы;
Эмилия Гатауллина, Шушмабаш мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы;
“Ел ачышы” – Люзия Сабирова, Арчаның 3нче мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы;
“Иң иҗади укытучы” – Нәргизә Гыйниятуллина, Пөшәңгәр мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.
“Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” номинациясе:
1 урын – Гөлзилә Фәхретдинова, Апаз мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;
2 урын – Дилә Бариева, Курсави исемендәге күппрофильле лиценйың татар теле һәм әдәбияты укытучысы;
“Йөрәгемне балаларга бирәм” – Ләйсән Шакирова, Өчиле мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев