erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчада «Ел укытучысын» ачыкладылар

Җиңүчеләр район данын зона этабында яклаячак.

Арчада “Ел укытучысы” республика бәйгесенең район этабы үтте. Анда җиңүчеләр район данын зона этабында яклаячак.

“Ел укытучысы“ бәйгесе ел саен оештырыла. Ул иҗади эшләүче укытучыларны ачыклау, хезмәтләренең дәрәҗәсен күтәрүгә, укыту процессын оештыруда яңа технологияләр куллануны үстерүгә юнәлдерелгән.

Бәйгедә барысы 62 укытучы катнашты. Беренче этапка алар дәресләрен видеога төшереп җибәрде. Дәресләрне карап чыкканнан соң финалга 20 укытучы үтте.

“10 укытучы “Ел укытучысы”, 6 укытучы “Педагогик дебют”, 4 укытучы “Иң яхшы татар теле укытучысы” номинацияләре буенча финалга үтте. Финалда алар дәрестән өзек һәм осталык классы күрсәтте. Укытучылар бәйгегә иҗади яктан якын килеп, үзләренең югары һөнәри осталыкларын күрсәтте. Җиңүчеләр февраль аенда үтәчәк зона этабында катнашачак”, – ди район мәгариф идарәсе методисты Ирина Глазкова.

 

“Педагогик дебют» номинациясендә мәктәптә эшләү стажлары 3 елдан кимрәк булган яшь укытучылар арасында үткәрелә. Быел анда барысы 8 яшь укытучы катнашты. Бу иң зур күрсәткеч. Аларның 6сы финалга үтте. Барысы да дәресләрен һәм осталык классларын югары дәрәҗәдә күрсәтте. Моны жюри әгъзалары да билгеләп үтте. Ә икенче урын алган Арчаның 1нче мәктәбе физика укытучысы Аида Иванова үзе дә шул мәктәпне тәмамлаган. Максатчан юллама буенча Казан федераль университетын тәмамлап, хәзер туган мәктәбендә эшли”, – ди район мәгариф идарәсе методисты Алия Фәйзрахманова.

Җиңүчеләрне район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров һәм Бөтенроссия мәгариф профсоюзының Арча территориаль оешмасы рәисе Вакыйф Харисов котлады. Аларга грамоталар һәм сертификатлар тапшырылды.

Алар зона этабында район данын яклаячак

“Ел укытучысы” номинациясе:

Ренат Бәдгиев – Лесхоз мәктәбенең тарих укытучысы;

Фуат Сәмигуллин – Шушмабаш мәктәбенең информатика укытучысы.

 

“Педагогик дебют” номинациясе (яшь укытучылар арасында уздырыла):

Айсылу Фәттахова – Арчаның 6нчы мәктәбенең физика укытучысы.

 

 “Иң яхшы татар теле укытучысы”:

Гүзәл Муллагалиева – Арчаның 6нчы мәктәбе укытучысы;

Алсу Абзалова – Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицей укытучысы.

Фотолар район мәгариф идарәсе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев