Арчада Фәнил Гәрәфиев истәлегенә багышланган чаңгы ярышлары үтә
Быел ул унбишенче тапкыр уздырыла.
Арча стадионында бүген якташыбыз Фәнил Гәрәфиев истәлегенә багышланган чаңгы ярышлары үтә. Ярышларда Арча, Саба. Балтач, Теләче, Әтнә районнарыннан 215 чаңгычы катнаша.
Чаңгычыларны бәйрәм белән район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белгече Зөһрә Замалиева тәбрикләде.
Фәнил Гәрәфиевны гаиләсе, туганнары, дуслары, аны белгән кешеләр бары тик яхшы сүз белән генә искә ала. Ул чаңгычы, спортчы, хоккейчы булган. Бүгенге көндә аның изге эшен тормыш иптәше Лилия ханым, улы Фәнис, кызы Алсу дәвам итә.
“Сезне быел унбишенче тапкыр үткәрелә торган әтиебез, спорт мастерлыгына кандидат Фәнил Гәрәфиев истәлегенә багышланган чаңгы ярышларында сәламләвебезгә шатбыз. Без бу ярышларны ел да көтеп алабыз, яратып үткәрәбез. Әти гел: “Чаңгы спорты – ул дисциплинаны, характерны формалаштыра торган спорт төре”, – дия торган иде. Бүген бу ярышларга килгәнсез икән, сез инде барыгыз да җиңүче”, – дип катнашучыларга рәхмәт белдерде Фәнил Гәрәфиевның улы Фәнис Гәрәфиев ярышларны ачу тантанасында.
Ярышларда төрле яшьтәге катнашучылар 1, 2, 3, 6 километрга ярыша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев