erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчада физик һәм психологик сәламәтлек буенча «ӘЙТ» шоу-конференциясе узды

8 августта физик һәм психологик сәламәтлек буенча «ӘЙТ» сессиясе старт алды. Ул Арча районыннан башланды

Шоу-конференциягә Арча һәм Балтач, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара, Питрәч, Саба, Теләче районнары чакырылган иде. Барлыгы 280нән артык кеше килде. Чара район мәдәният йортында узды.

Теләге булган һәркем интерактив нокталарда сәламәтлеген тикшертте. «Ышаныч» үзәгеннән арт-терапия, СПИДны профилактикалау һәм аңа каршы көрәш буенча республика үзәгеннән ВИЧ-статуска экспресс-тест, Республика клиник офтальмология хастаханәсе белгечләре белән бергә күрү сәләтен тикшерү, Россия беренче ярдәм җәмгыяте әгъзаларыннан һәм студентларның медицина отрядларыннан беренче ярдәм буенча мастер-класслар, диетологтан туклану буенча киңәшләр, сәламәтлек үзәгеннән скрининг тикшерүе, физик һәм психологик сәламәтлек турында сөйләүче экскурсияләр – катнашучыларда бары уңай тәэсирләр генә калдырды.

Чараның төп вакыйгасы табиблар чыгышы булды. Лариса Фаткуллина, Степан Криницкий һәм Илдус Лотфуллин бүгенге көндә мөһим булган темалар турында чыгыш ясады: бәйлелек яки дофамин, сәламәтлеккә зыян китерми торган дөрес дофамин табу юллары; симерү куркынычы, организмда май тукымаларының артык булуын күрсәтә торган тән массасы индексын һәм башка күрсәткечләрне үлчәү ысуллары; репродуктив сәламәтлек – аны ничек кайгыртырга. Табибларның чыгышларын «Пластинка» пластик театры тулыландырды, ул гади чыгышлар тамашалы шоу-конференциягә әверелде.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Филатов, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының психологик озата бару һәм профилактика эше бүлеге җитәкчесе Любовь Степанова, Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов һәм Арча муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина – рәсми ачылыш кунаклары иде.

Республикада барган әлеге проектка алар һәркайсы үзенең уңай бәясен бирде. “Һәр белгеч безне көн дә борчыган сорауларны гади генә тел белән аңлатып бирде. Әлеге чараның дәвамлы булуын телим. Оештыручыларга рәхмәтемне җиткерәм”, - диде Эльвира Вафина.

Чара ахырында проект партнерларыннан бүләкләр уйнатылды

“Әйт” проекты 15 августта Чистай, 19 августта Әлмәт, 22 августта – Мөслим һәм 26 августта Яр Чаллыда була дип хәбәр ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча районы әйт