erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчада Геройлар көне уңаеннан «САФТА» уены узды

Арча Укучылар Сараенда узган традицион «САФТА» хәрби-патриотик уенында район мәктәпләре арасыннан иң көчле командалар булып өлкән төркемдә Шушмабаш мәктәбе, урта төркемдә Иске Чүриле ммәктәбе коллективы танылды.

Арча укучылар Сараенда Геройлар көне уңаеннан «САФТА» хәрби-патриотик уены узды. Бу хакта Арча Укучылар Сарае үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итә.  Анда районның 25 мәктәбеннән командалар төрле юнәлешләрдә көчләрен сынады.

Катнашучыларны мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, “Сугышчан туганлык” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов, Арча ДОСААФы җитәкчесе Рөстәм Алеев һәм “алдынгылар хәрәкәте”нең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Лия Ильина сәламләде.

Катнашучылар автоматны сүтеп-җыюда, квадрокоптер белән идарә итүдә, электрон винтовкадан атуда көчләрен сынады. Ә спорт ориентлашуы этабы быел беренче тапкыр Арча шәһәр бакчасында узды.

Ярышларны оештыруда Татарстан Дәүләт физкультура университеты студентлары һәм баш хөкемдар Равил Набиуллин зур ярдәм күрсәтте.

Уеннар нәтиҗәсендә җиңүчеләр булып өлкән төркемдә Шушмабаш, урта төркемдә Иске Чүриле мәктәпләре командалары танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев