erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада яңа җитәкче

Уңышлар телибез.

Арча үзәк китапханәсенә яңа җитәкче билгеләнде. Әлегә кадәр ул Арча Мәдәният йортында өлкән методист булып эшләде. Грантлар отуы, "Яшьнәп яшәргә кирәк" дигән сценарийлар җыентыгы бастырып чыгаруы турында газета битләрендә яктырткан идек. Әле күптән түгел Наласа мәчете белән берлектә "Мөнәҗәтләр  безнең рухи мирасыбыз" дигән грант оттылар. Бу да , беренче чиратта,  Лилия Дәүләтбаеваның тырышлыгы. 20 майда Арча район Мәдәният йортында зур республика бәйгесе булачак. Шуның белән янып йөри иде өлкән методист.

Лилия Нуруллаевна Дәүләтбаева 2009 елда Казан дәүләт университетында белем ала. 2012 елда аспирантура тәмамлый һәм филология фәннәре кандидатына диссертация яклый. Университетта төрки телләр һәм татар теле тарихы кафедрасында укыта. Аннан Арчага кайта һәм гуманитар техникумда укыта башлый. 2014 елда Арча Мәдәният йортына эшкә килә. Үзенә йөкләнгән эшне җиренә җиткереп башкаручы, һәр очракта уртак тел таба белүче, киңәшләрен бирүче, тыныч холыклы Лилия Нуруллаевна хезмәттәшләре арасында ихтирам казана. "Чәчәкләр белән елап озаттылар",  -  ди ул көлеп һәм шул ук вакытта горурланып.  

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арчада яши. Ире "АТП" ширкәтендә эшли. Ике уллары бар. Игезәкләр. Алар өчен дә ул янып-көеп йөри. Тынгы белмәс, шыпырт кына, алдына карап үз эшен башкарып йөреп югары нәтиҗәләр яулаучы кеше ул. Уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре