Арчада янгында 55 яшьлек бер хатын үлә
Сак булыйк!
9 гыйнварда сәгать 3 тулып, 38 минутта район янгын частена "янгын!" дигән хәбәр керә. Арча станциясендә Нефтебаза урамында ике катлы 8 фатирлы йортның 3нче фатирында янгын чыга. Янгынчылар шунда ук чыгып чаба. Алар янгынга җәелергә ирек бирмиләр. Әмма, иң кызганычы, кеше үлеме бар. Янгында 55 яшьлек бер хатын үлә. Якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Янгын сәбәпләрен тикшерәләр. Сак булырга кирәк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев