Арчада яшәүче Алмаз Шәйхиев балаларга бәйрәм бүләк итте
Корбан гаете уңаеннан шәхси эшмәкәр балалар өчен Арчада Сабантуй бәйрәме оештырды
Арчада урнашкан машиналар төзәтү салоны җитәкчесе, үзе дә ике бала әтисе Алмаз Шәйхиев үзе яшәгән урамда, шәһәребезнең Көнбатыш бистәсендә балалар өчен хәйрия Сабан туе уздырды.
6 июнь, Корбан гаете көнне каенлыктан ерак түгел ачык урындагы мәйдан балаларның шат тавышыннан шау-гөр килеп торды ул көнне. Бирегә кем тели, шул килде. Һәркемгә тәмле ризык, уеннар бушка иде.
«Улымның бәйрәм оештырганын шул көнне иртә белән генә белдем. Әни, синең дә ярдәмең кирәк, балалар өчен шундый бәйрәм уздырырга булдым, диде. Бер яктан аптырап калсам, икенче яктан куандым. Чын мәгънәсендә күңелле Сабантуй бәйрәме булды. Анда үзебезнең туганнарыбызның балалары да, элек яшәгән һәм хәзер яшәгән урамдагы балалар да, бөтенләй таныш булмаганнар да бар иде. Алмаз улым олы йөрәкле, киң күңелле. Сабыйларны куандырган өчен Аллаһ үзен зурласын», – диде Алмаз Шәйхиевның әнисе Роза ханым.
Кайнар пылау, тәмле пәрәмәчләр, баллы поп-корн белән сыйланды балалар бу көнне. Нәкъ Сабантуйдагы кебек мавыктыргыч уеннар, аларда катнашучыларга бүләкләр дә бирелде.
Алмаз бәйрәмгә алып баручылар һәм җырчылар да чакырган иде. Алар балаларны уйнатып, алар белән бер дулкында булды. 50гә якын бала бу көнне рәхәтләнеп ял итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев