erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада яшәүче биш бала анасы Юлия Сидорова: «Балалар белән кая барырга?!»

Шаляпин урамындагы паркта урнашкан балалар мәйданчыгын юк итеп, ул урынга нәрсәдер төзергә җыеналар.

Сары бау белән әйләндереп алганнар инде. Шул тирәдәге балалар уйнау өчен бердәнбер урын булган ул. 
Ире махсус хәрби операция барган зонада хезмәт иткән Арчада яшәүче биш бала анасы Юлия Сидорова редакциягә мөрәҗәгать итте. “Мәйданчыкка тимәсеннәр. Аннан балалар белән кая барабыз?” – диде ул.  

Юлия һәм аның балалары белән әлеге мәйданчыкта очраштык. Бу парк яхшы таныш безгә. 1995 елда нәкъ менә безнең редакция коллективы килеп төзекләндерү, чистарту эшләре башкарды, агачлар утыртты анда. Үзебез агачларга су сибеп тордык. “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе әгъзалары утырткан агачлар да бар анда. Шул ук вакытта балалар мәйданчыгы булдырылды. 30 елга якын вакыт эчендә ул бик матур паркка, балаларның яраткан урынына да әверелде. Анда 200дән артык агач, куак үсә, төрләре 20дән артык. Арча мәктәбе укучылары бирегә экскурсиягә килә. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тирә-ягын яшеллек уратып алган паркны күргәч, тагын бер кат йөрәк жу итеп китте. Никадәр хезмәт, никадәр тырышлык белән тудырылган бу матурлыкны кемнәр юк итәргә җыена.
Юлиянең ире Артем хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнаша. Хатыны җиткергән бу хәбәр аны да борчуга салган. Хәзер ул мондый башбаштаклыкка юл куелмас, балалар күңелен рәнҗетмәсләр, дигән өмет белән җавап көтә. 

Беренче булып сөйләшүне дә шул Артемнан башладык. Балтач районының Зур Лызи авылыннан ул. Ә Юлия үзе Арча кызы. Шаляпин урамында 1992 елдан бирле, ягъни туганнан алып яши. Беренчеләрдән булып бу якта йорт төзегәннәр, ул да әлеге мәйданчыкта уйнап үскән. 

– Минем әнием Балтач районының Югары Ушма авылыннан. Артемның әтисе белән Зур Лызи мәктәбендә бергә укыган. Артемның әтисе вафат инде. Ул үзе алты кыз арасында бер малай. Мин әби янында үстем, дияргә дә була. Бик еш кайта идем. Артем белән без мәктәп яшеннән үк дуслар булдык. Клубларда очраштык. Элек авылларда каравыл бар иде. Тәртип, ягъни авылның тынычлыгын саклыйлар. Озын буйлы, нык гәүдәле Артемнан авылда куркып торалар. Шуңа мин дә сак астында кебек йөрдем. Беркем дә рәнҗетергә җөрьәт итмәде, – диде Юлия.

Аннан егет армиягә китә, кыз кияүгә чыга, кызы туа. Тик тормышлары барып чыкмый, аерылып кайта. Артемның әнисен күмәргә кайтканда алар тагын очраша.

– Артем белән без күптән бергә инде. Кызларыбыз Настя, Дарина, Милена, Виктория туды. – диде Юлия. – Артем мобилизацияләнеп беренчеләрдән булып махсус хәрби операция барган зонага алынды. Китәр алдыннан минем белән нәрсә булмас, язылышыйк, диде. Кыска вакытлы ялда булып китте. Взвод командиры итеп куйганнар үзен. “Батырлык өчен” медале белән бүләкләделәр. Горурланабыз аның белән. Хәзерге вакытта алгы сызыкта. Исән генә кайта күрсен инде. 

Юлия Сидорова үзе рәссам-дизайнер. Тик хәзер аның өчен иң мөһиме эш түгел, балаларны аякка бастыру. Кечкенә кызы әле балалар бакчасына йөри. 

– Өч баладан соң күп балалы гаилә буларак җир кишәрлеге бирәләр. Минем өченче кызыма 11 яшь тулды, аннан соң тагын ике бала туды инде, әмма үземә тиешле кишәрлекне ала алмыйм әле. 2014 елдан бирле йөрим инде. 2018дә генә чиратка куйдылар, – ди Юлия. – Өйдә ремонтны үзем башкарам инде мин. Түбәдән су ага. Хәзер менә бу мәйданчык белән баш катты. Көн саен унбишләп бала шау килеп уйный иде. Бетерсәләр, балалар белән кая барырга?! Артем да бик борчыла. Тизрәк исән-сау гына кайтсын иде. Июльдә Артем янына үзем барам.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев