erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчада яшәүче Надежда һәм Виктор Барышевлар бриллиант туйларын билгеләп үтте

Виктор Николаевич алтмыш елдан соң да хатынына “яратам”, ди, ә Надежда Васильевна аның белән кавыштырган өчен язмышына рәхмәтле

Арча ЗАГС бүлегендә Арчада яшәүче Надежда һәм Виктор Барышевлар тормыш корып бергә яши башлауларына алтмыш ел тулуны билгеләп үтте.
Гаилә бәйрәме котлаулар белән үрелеп барды. Бу матур пар “Бриллиант туй” медальләре белән алышты, ЗАГСта аларга “Бриллиант туй” таныклыгы тапшырылды. Чәчәк бәйләмнәре, матур теләкләр, юбилей биюе – ирле-хатынлы Барышевларны яңадан беренче тапкыр балдаклар алышкан көнгә алып кайтты. Аерма шунда гына – ул чакта икесе генә булса, хәзер балалары, оныклары, оныкчыклары еллар үтүен исбатлый. 

“Ачы” дигән сүзләрдән соң Виктор Николаевич хатынын иреннәреннән үбеп алды. Яратып, якын итеп, ихтирамын күрсәтеп. Читтән карап торганда кызык тоелса да, алар өчен бу мәхәббәтләрен исбатлау иде. 

– Өч буын бер йортта яшәделәр. Гомер буе бер урында эшләделәр. Надежда Васильевна инкубаторда. Сезон вакытында иртәнге дүрттә эшкә килә иде. Ә аны уятырга кирәкми, чөнки Виктор Николаевич та иртә таңнан руль артында. Автобус йөртте ул. Без иртәнге биштә Казанга укырга китәбез, ул хезмәт урынында була инде. Төнге унбердә кайтабыз, анда да автобусы белән электричканы көтеп тора. Соңгы рәткә утырабыз да, юл буе җырлап барабыз. Көне буена арса да, берни әйтми иде, – дип исенә төшерде район ветераннар советы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина Барышевларны һәм бу бриллиант парны котлап, аларга район башлыгы Алмаз Хисаметдиновның Рәхмәт хатын, истәлек бүләген тапшырды.

Аның котлауларына Арча шәһәре хатын-кызлар советы җитәкчесе Валентина Гаранина һәм “Үзәк” җирле җәмәгатьчелек үзидарәсе башлыгы Радислав Прахов та кушылды. 

Балаларының, оныкларының чын күңелдән әйтелгән матур теләкләре әти-әни, әби-бабайның күңелләрен яктыртты. Йөзләрендә балкыган назлы елмаюларыннан ук аларның үзара мөнәсәбәтләре, бер-берсенә ихтирамнары күренеп тора иде. 

Бәйрәмнәрендә вакытларын аласым килмәде, алдан сөйләшеп, икенче көнне өйләрендә очраштык. Озак кына сөйләшеп утырдык. Күбрәк Надежда Васильевна сөйли, ә Виктор Николаевич елмаеп аны тыңлап тора, урыны белән үз фикерләрен әйтә. Алар арасында ниндидер бер гармония бар. Бер-берсенең нәрсә әйтергә теләвен күз карашыннан да аңлыйлар. 

Барышевлар икесе дә сугыш чоры балалары. Надежда Васильевна җиңү алып килсә, Виктор Николаевич алданрак дөньяга аваз салган.
– Мин 1945 елның беренче сентябрендә тудым. Әтисез үстем. Гаиләдә өч бала. Олы апам читкә китте, шунда кияүгә чыгып калды. Икенче апам укырга керде. Мин Арчаның беренче мәктәбендә җиде сыйныф укыганнан соң кичке мәктәпкә күчтем. Эшли башладым. Укый алмадым. Чөнки әнигә булышырга кирәк иде. Башта төрле урыннарда эшләдем, 1965 елдан Арча инкубаторында сезонлы хезмәт башкардым. Дөрес, өч елдан бригадир итеп куйдылар. Бу эштә мин лаеклы ялга чыкканчы эшләдем, – диде Надежда Барышева.

 Виктор Николаевичның да язмышы бик катлаулы. Әтисе икенче гаилә төзеп Венетада, әнисе икенче ир белән Арчада яши. Ә Виктор, билгеле инде, әнисе янында. 
– Әтигә бронь бирделәр, сугышка алмадылар, Венетага эшкә җибәрделәр. Әни аның белән Венетага китмәде. Әти шунда икенче гаилә төзеде. Әни дә икенче гаилә корды. Ул Арчада госпитальдә эшләде, әсирлеккә төшкән немецларны карады. Әмма әнинең дә, әтинең дә гаиләләре бер һәм бердәм булып яшәде. Әти икенче хатыны белән безгә еш килә иде. Көченнән килгәнчә булышты, безне ташламады. Аларның балалары белән дә аралар бик якын булды, – диде Виктор Николаевич. – Мин үзем 14 яшьтән машинада эшләдем. Путевкада “өйрәнчек” дип язалар. Әмма үзем руль артында йөрим. Җиденче сыйныфны тәмамладым. 16 яшемдә Казанга киттем. Ташчы булырга училищега укырга кердем. Аннан Арчага кайттым. Чөнки тулай торактан урын бирмәделәр, ә фатир өчен түләргә акча юк. Авырып киттем. Җиде ай хастаханә юлын таптадым. Арчада башта Питомникта эшләдем. Иске машина бирделәр. Төзәтеп чыктым. Аннан авторотага кердем. Автобуска утырдым. Бер ремонтсыз алты ай йөрдем. Башта кечкенә автобуста эшләсәм, тора-бара зурлары кайтты, мине зур автобуска утырттылар. 
Шулай утыз ел үткәнне сизми дә кала ул. Аннан инде инкубаторга күчә. Анда да машина йөртә.

Надежда белән еш очрашырга туры килә егеткә. Башта икесе дә өченче, аннан беренче мәктәптә укыйлар.
– Виктор белән якын дуслар идек, – диде Надежда Барышева. – Аннан дуслыкның мәхәббәткә әверелүен сизми дә калдык. 24 яшьтә минем өч балам бар иде инде. Аларны үстерү, укыту өчен зур көч куярга туры килде. Бик күп мөгезле эре терлек асрадык. Ит сатабыз, әйбер алабыз. Тырышлыгыбыз бушка булмады, балалар яхшы укыды, йөзгә кызыллык китермәделәр. Өч кызыбыз да бик уңган булды. Кечкенәдән ирләр эше, дип тә тормадылар, утынын да ярдылар, кадак та кактылар, өй төзергә дә булыштылар. Без дә яхшы укысыннар өчен барын да эшләдек. 
Иң мөһиме, һәрвакыт Виктор белән бергә булдык, бергә эшләдек, бергә ял иттек. Шуңа алтмыш ел бергә без.

 Балалары әле дә “әти, әни”, дип өзелеп тора. Олысы Марина беренче мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган. Институтка укырга кергән. Тәмамлар алдыннан кияүгә чыккан. Институтта хәрби кафедрада укыган ул. Хәрби булу кызга ошап киткән. Мәскәүдә юридик белем алган. Полковник булып лаеклы ялга чыккан. Үзләренең оныклары бар инде.

Натальялары сәүдә техникумын тәмамлап, туризм белән шөгыльләнә. Кызы Мәскәүдә юридик белем алган, капитан.
Ольга мәдәният институтына укырга керә, тик авырып китеп тәмамлый алмый. Утыз елдан артык “Татавтодор” ширкәтенең Арча филиалында кадрлар бүлегендә эшли. Аның да инде оныклары бар.

– Олы оныгыбызга 36 яшь инде. Подполковник. Ике баласы бар, – диде Надежда Барышева. – Шуларның уңышларына сөенеп яшибез. Кияүләребез дә бик яхшы булды. Икесе татар милләтеннән. Кызларыбыз сайлаган икән, безнең өчен закон. Бик булышалар. Безнең Виктор да бик яхшы ир, кияү, әти булды. 41 ел минем әни белән яшәдек. Бик дус булдылар. “Ирең шофер, кешеләр арасында эшли. Чиста йөрсен”, – дия иде әни. Мин әни белән кайчак әйткәләшеп алсам да, аларның арасы һәрчак яхшы булды. Балалар безнең мөнәсәбәтне күреп, үрнәк алып үсте. Виктор да бик тыныч, кешелекле, изге күңелле булды, бөтен гаилә өчен кайгыртып торды. Тату яшәдек. Сүзгә килгән вакытлар булгалады, әмма ачу саклап йөрмәдек, шунда ук дуслаша идек. Гафу итә белдек. Ул кичә булды, ә бүген – яңа көн. Яңа көн матур башланырга тиеш. Шундый принцип белән яшәдек. Балаларны яраттык, әмма кирәк чакта таләпчән дә була белдек. Үскән чакларында олылар белән бер өстәл артына утырмадылар, аларга аерым өстәл, тугыздан да калмый йокларга яттылар, буй җиткәч, кич чыгып йөри башлагач, тугызда өйдә булырга тиешләр. Шулай үстеләр. Ә без Виктор белән алтмыш ел һәрвакыт бергә.

Надежда һәм Виктор Барышевлар урамга кадәр озата чыктылар. Күпмедер киткәннән соң артыма борылып карадым. Әле дә басып торалар. Матур пар. Алтмыш ел буе саклаган мәхәббәтләренә күз тимәсен.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев