erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада яшүсмерләргә җәй көне эшкә урнашу мөмкинлеге бар

Җәйге яллар күңелле үтсен!

Татарстан Республикасының Хөкүмәт йортында балаларның җәйге ялы һәм 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнен үткәрү турында сөйләштеләр

Татарстанда 17 яшькә кадәр балалар барлык халыкның 21 процентын тәшкил итә, – дип сөйләде Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева. – 17 яшькә кадәрлеләр 852 мең. Шуның 160 меңе күп балалы гаиләдә тәрбияләнә. Ә күп балалы гаиләләр 50 меңнән артып китә. Соңгы елларда алар саны ике тапкырга арткан. Һәм күп балалар апалы, абыйлы, сеңелле, энеле гаиләләрдә тәрбияләнү бәхетенә ия.

Балаларның җәйге ялы чорында куркынычсызлык чаралары турында кайгырту мөһим. Җәйге лагерьларга  түләүле һәм бушлай юлламалар бирелә. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның, күп балалы, аз керемле гаиләләрнең балаларына ял лагерьларына юлламалар бирүдә өстенлек каралган.

1 июньдә – Халыкара балаларны яклау көнендә Татарстанның барлык районнарында да “Беренчеләр фестивале“ оештырылачак. Бу турыда Бөтенроссия “Беренчеләр фестивале“ төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов хәбәр итте. “Беренчеләр фестивале” территорияләрдә, лагерьларда, парк, бакчаларда үткәреләчәк, – дип сөйләде ул. – Гаиләләр өчен турнирлар, эстафета, осталык дәресләре, квестлар һ.б. оештырыла”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Безнең районда да бала-ларның җәйге ялын файдалы үткәрү буенча балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Анда комиссия әгзалары, мәктәпләрдән вәкилләр катнашты. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Эльвира Вафина җәйге каникул вакытында иң мөһиме балаларның ялын дөрес һәм файдалы итеп оештыру, аларның сәламәтлеген, иминлеген саклау, дип әйтеп үтте.

Арча мәшгульлек үзәге җитәкчесе Гөлфия Гыйбадуллина: “14-18 яшьлек яшүсмерләрне  укудан буш вакытта эшкә урнаштыру программасы эшли, – дип сөйләде. – Быел 211 баланы эш белән тәэмин итү мөмкинлегебез бар. Безнең мәшгульлек үзәге аша эшләгән яшүсмерләргә түләү каралган.  Бу акча балалар өчен аз булса да матди ярдәм булып тора. Безнең ярдәм белән эшкә урнашкан яшүсмерләргә закон нигезендә эш бирүче дә хезмәт хакы түләргә тиеш. Һәм тагын бюджет системасына (мәктәпләргә, уку учреждениеләренә, авыл җирлекләренә) эшкә җәлеп ителгәннәргә өстәмә акча түләү мөмкинлеге дә бар. Аларга район бюджетыннан да өстәмә акча бүлеп бирелә”. Ә эшкә урнашу өчен район мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Телефоннар: 3-17-33, 3-29-33”.

Районда барысы 6020 бала мәктәпләрдә укый. Унбиш мәктәптә сәламәтләндерү лагерьлары, биш мәктәптә – Арчаның В.Ф.Ежков исемендәге 1нче мәктәптә, Арчаның 6нчы мәктәбендә, Г.Курсави исемендәге күп профильле лицейда, Арчаның 7нче мәктәбендә, Шушмабаш мәктәбендә ял һәм хезмәт лагерьлары эшләячәк. Арчаның 3нче мәктәбендә 20 баладан торган туристлар лагере оештырылачак. Шулай ук Арчаның педагогика көллиятендә “Без Тукай оныклары” дигән җәйге лагерь планлаштырыла. “Ә инде республиканың ял лагерьларында, диңгез буендагы лагерьларда ял итәргә теләүчеләр социаль челтәрләр – “РТ Лето” һәм “Путевки в лагеря РТ” телеграмм каналы аша  элемтәгә чыга ала, – дип аңлатты район мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Ләйсән Галимова.  – Районда 1 июнь – Халык-ара балаларны яклау көне дә спорт уеннары, җыр-биюләр, бәйгеләр белән бик матур үтәчәк. Мәктәпләрдә 1 июньдә эшли башлаган ял лагерьлары бәйрәмне үзләрендә оештыра. Арчаның Казансу паркында Укучылар сарае үткәрәчәк “Мин Арча баласы” фестивале иртәнге сәгать 10да башлана”.

Җәйге яллар күңелле үтсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев