erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчада язгы каникуллар ничек узды?

Арча Укучылар Сарае коллективы каникул көннәрендә укучылар өчен төрле кызыклы чаралар уздырып торды

Язгы каникуллар чорында Арча районында балалар өчен төрле чаралар уздырылды. Укучылар Сарае коллективы укучыларның буш вакытын файдалы һәм эчтәлекле итеп үткәрүне максат итеп куйды. Бу хакта район мшгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов үз социаль челтрләрендә хәбәр итә.

Каникуллар атнасы актив форматтагы чаралар белән башланып китте. Автомодель спорты буенча фиджитал-турнир укучыларны заманча технологияләр һәм техник иҗат белән якыннан таныштырды. Катнашучылар тизлек, игътибарлылык һәм төгәллек таләп ителгән ярышларда үз сәләтләрен сынады.

Атнаның икенче көнендә авыл мәктәпләре укучылары арасында инглиз теле буенча викторина үткәрелде. Әлеге чара балаларның чит телне үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау, аралашу күнекмәләрен үстерү максатыннан оештырылды.

Чәршәмбе көнне иҗади юнәлешкә аерым игътибар бирелде. Ләйлә Заһриева үткәргән осталык классы барышында укучылар авторлык наклейкалары ясау серләренә төшенде. Илүзә Гыйбадуллина исә балаларны пластилин анимациясе нигезләре белән таныштырды. Дәрес нәтиҗәсендә катнашучылар Габдулла Тукай әсәрләре буенча кыска мультфильмнар иҗат итте.

Шулай ук каникуллар дәвамында шахмат һәм шашка буенча ярышлар уздырылды. Әлеге интеллектуаль бәйгедә укучылар логик фикерләү, сабырлык һәм стратегия өлкәсендә осталыкларын күрсәтте. Нәтиҗәдә, иң яхшы шахматчылар булып Эльвина Сабирова һәм Нияз Заһидуллин танылды.

Атна ахырында рәсем бәйгесе оештырылды. Катнашучылар Габдулла Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр ясады.

“Файдалы каникуллар өчен Укучылар Сарае коллективына рәхмәт! Алда — дүртенче уку чиреге. Укучыларга уңышлар телим», — дип яза район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев