Арчада “Иң яхшы шашкачы – 2026” район ярышларының беренче этабы узды
Арчада мәктәп укучылары арасында узучы традицион шашка турнирынең беренче этабы узды. Анда 106 яшь спортчы катнашып, көч сынашты.
Арча районы мәктәпләре укучылары арасында “Иң яхшы шашкачы – 2026” турнирының беренче этабы старт алды. Интеллектуаль спорт төренә битараф булмаган 106 бала үз осталыгын күрсәтү мөмкинлегенә ия булды, дип хәбәр итә Укучылар Сарае.
Ярышлар дүрт яшь категориясендә үткәрелде. Һәр төркемдә җиңүчеләр ачыкланып, алар киләсе этапларда катнашу хокукы алды. Турнир кысаларында балаларның логик фикерләү сәләте, игътибарлылыгы һәм сабырлыгы бәяләнде.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, беренче этап – бары тик башлангыч кына. Алда тагын ике этап көтә, ә 2026 елның май аенда абсолют чемпион исеменә лаек булган иң көчле уенчыларның исемнәре игълан ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев