erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада күчмә күргәзмә эшләде

Район Мәдәният йортында “Геройлар безнең арада” дигән исем астында Татарстан геройларына багышланган күчмә күргәзмә эшләде

Аны Татарстан Республикасы ДОСААФ оешмасы һәм аның Арча җирле бүлеге оештырды.

Күчмә күргәзмә геройлар үрнәгендә яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүне, Бөек Ватан сугышында, махсус хәрби операциядә катнашучылар истәлеген саклауны  максат итеп куя.

– Күргәзмә Арчада 3 майдан 13 майга кадәр дәвам итте, – диде ДОСААФның Арча оешмасы җитәкчесе Рөстәм Алеев. – Бу көннәрдә Арчаның һәр мәктәбеннән укучылар килеп, аның белән таныша алдылар. Укучылар гына түгел, теләге булган һәр кеше әлеге бай эчтәлекле күргәзмәне карый ала иде.

Күчмә күргәзмә Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган экспонатлар һәм мәгълүмати материаллардан төзелгән иде. Анда махсус хәрби операция барган зонада күрсәткән батырлыклары өчен Россия Герое исеменә лаек булган тугыз Татарстан егетенең фотосурәтләре урын алган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Танкист Дамир Гыйлемханов 1999 елда Казанда туган. Ул якташы Дамир Исламов белән биш танкка каршы торган. Дүртесен шартлатканнар. Өч кешедән (өченчесе Амур өлкәсеннән Иван Цевун) торган экипаж һәлак була.  1993 елгы Тәтеш районы егете Андрей Соколовский – разведчик. Ул ике разведтөркемне ут астыннан алып чыга, ә үзе һәлак була. Андрей Сорокин – Мамадыштан. Аның подразделениесе өч мең солдатка каршы тора. Чигенергә әмер бирелгәч, рота командиры белән бергә, башка солдатларга саклану мөмкинлеге бирү өчен дошманга каршы торалар. Аларның исеме безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. Әлки районыннан Раил Габдрахманов, Мамадыштан Батырлык ордены иясе Ирек Мәгасумов, Казаннан Александр Лапин, Питрәчтән  Иван Додосов, Алексеевск районыннан Рәсим Баксиков та күрсәткән батырлыклары белән яшь буынга үрнәк булып тора, – дип сөйләде балаларга Арча

ДОСААФ оешмасы педагогы Данир Фатыйхов. – Бүген дә якташларыбыз үзләрен чын патриотлар итеп күрсәтә, бабаларыбыз батырлыгын намус белән дәвам итә. Ә туган илләрен саклап һәлак булганнарның исеме ил тарихына кереп калачак.

Балалар (5-11 сыйныф укучылары) аның сөйләвен зур кызыксыну белән тыңлады. Шулай ук күргәзмәдә Россия Кораллы Көчләре хәрбиләренең кораллары һәм экипировка үрнәкләре макетлары да куелган иде. Балаларны алар бигрәк тә кызыксындырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев