Арчада махсус техникага техник күзәтү узды
Арча районара электр элемтәләре үзәгендә үзйөрешле техникага планлы техник карау үткәрелде. Белгечләр транспорт чараларының торышын гына түгел, ә хезмәткәрләрнең әзерлеген дә тикшерде.
16 мартта «Таттелеком»ның Арча районара электр элемтәләре үзәгендә үзйөрешле техникага чираттагы техник күзәтү оештырылды. Бу хакта “Гостехнадзор”ның Арча районы буенча баш дәүләт инспектор-инженеры Габделхак Касыймов хәбәр итте.
“Техник карауга барлыгы 6 берәмлек техника тәкъдим ителде. Тикшерү барышында тракторлар һәм тагылмаларның техник торышына аерым игътибар бирелде, шулай ук теркәү документларының тәртиптә булуы һәм тракторчы-машинист таныклыкларының гамәлдә булуы контрольгә алынды”, – диде ул.
Белгечләр бәяләвенчә, тәкъдим ителгән барлык техника тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән һәм техник күзәтү таләпләренә тулысынча җавап бирә. Чара кысаларында хезмәткәрләр белән аңлату әңгәмәсе дә уздырылды. Анда юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү, тракторларны һәм махсус техниканы куркынычсыз файдалану мәсьәләләре каралды. Бигрәк тә караңгы вакытта техника белән эш итү үзенчәлекләренә басым ясалды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев