Арчада махсус хәрби операциядә катнашкан хәрбиләрнең гаиләләре катнашында гаилә фестивале узды
Аны Арчаның икенче мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Илназ Галимов оештырды.
«Алгарыш” яшьләр үзәгендә “Гаилә белән фото” дип исемләнгән гаилә фестивале узды. Әлеге фестивальне яшь якташыбыз, Арчаның икенче мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Илназ Галимов оештырды. Мондый мөмкинлеккә ул Россия яшьләре грантын отып иреште. Грант отучылар күп, ә Илназ республика буенча иң яшь җиңүче булган.
“Әлеге проект кысаларында без башта 20 махсус хәрби операциядә катнашучы гаиләсе өчен бушлай фотосессия уздырдык, ә бүген инде аларның барысын да шул фотоларны тапшыру тантанасына җыйдык. Бүген кулларына фотоларның кәгазьгә төшерелгән вариантларын тапшырабыз, шулай уку барлык катнашучыларга да электрон вариантлар да җибәреләчәк”, – дип билгеләп үтте Илназ.
Бәйрәмгә килгән кунаклар башта төрле осталык-классларында катнашты, чәй өстәле артында сыйланды. Балалар бик теләп төрле брелоклар, фотолар өчен үз куллары белән рамкалар ясады, телефонга фото һәм видеога төшерү серләренә төшенде. Ахырдан барлык 20 гаиләгә дә профессиональ фотолар тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев