erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада өлкәннәр өчен аралашу үзәге эшли

Арчада “Өлкән буыннар аралашу үзәге” уңышлы гына эшләп килә. Нинди оешма бу? Нәрсә белән шөгыльләнә? Кемнәр анда килә ала?

 Бу хакта без Россия пенсионерлар берлегенең Татарстанның Арча районы җирле бүлеге рәисе Руфия Баһаветдинова белән сөйләштек.

– Руфия Рафиковна, бу оешма кайчан һәм ничек барлыкка килде?

– Пилот проекты ул. Әлегә өч урында гына эшли. Шуның берсе бездә. 2022 елның декабрь ахырында оешты. “Өлкән буын аралашу үзәге” Россия Пенсия фондының Арча районындагы клиентлар хезмәте бинасында урнашкан. Клиентларга хезмәт күрсәтү белән берлектә эш алып барабыз. Үзәкне төзүдә район хакимияте, клиент хезмәте бүлеге бик булышты. Бергә-бергә аерым кабинет булдырдык. Аннан үзебезнең кызлар белән бүлмәне бизәп чыктык. Казаннан телевизор, скандинавча йөрү өчен 11 пар таяк, 2 дартс бирделәр. Стендлар ясадык, күргәзмәләр эшләдек.

– Кызлар белән, дидегез. Кемнәрне күз алдында тотып әйтәсез?

– Без район ветераннар, хатын-кызлар советлары (ул ветераннар шул ук пенсионерлар бит инде), ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Арча районында җәмәгать ярдәмчесе Надия Мифтахетдинова белән бергә эшлибез. Хәзер менә инвалидлар җәмгыяте оешты. Алар да килеп кушыла. Аннан шушы вакыт эчендә үзәкне үз итеп өлгергән өлкәннәребез дә барлыкка килде. Алар бүген аның нигезе.

– Нәрсә белән шөгыльләнәсез?

– Исеменнән күренгәнчә, бу пенсия яшендәгеләр өчен аралашу урыны. Төрле чаралар, очрашулар, кичәләр үткәрәбез, осталык дәресләре оештырабыз, балаларны да кунакка чакырабыз. Спорт ярышларында актив катнашабыз. Шахмат турнирлары даими үтә. Һәр ел май аенда өлкәннәрнең республика спартакиадасына барабыз. Берничә спорт төре буенча үтә ул. Арчадан 75 яшьлек Руфина Гәрәева ел саен  җиңүләр дә яулап кайта. Музейларга экскурсияләр оештырабыз. Аннан өченче буын университеты эшли. Бакчачылык, яшелчәләр үстерү, финанс грамоталыгы  буенча дәресләр биредә, хокук белемнәре мәктәбе дәресләре Питомник клубында үтә. Гуманитар ярдәм күрсәтүгә актив кушылдык. Пенсионерлар тырышлыгы белән соңгы арада гына да дүрт маскировка өчен сетка бәйләдек, гуманитар ярдәм җыйдык, аннан, уйладык та, үләннәр белән эшли башладык. Солдатларга дару үләннәреннән чәйләр ясап капларга тутырдык, җиләк-җимешләрдән тәмләткечләр әзерләдек. 35 кап киптерелгән җиләк-җимеш, 50 кап үлән чәйләре ясап, госпитальләргә җибәрдек инде. Илнур Яруллин шушы көннәрдә яңадан мунчалар алып бара. Аның аша да чәйләр, бәйләгән мунчалалар, киптерелгән яшелчәләр, сухарилар биреп җибәрергә уйлыйбыз. Һәм бу әле чик түгел.

– Аның кадәр дару үләнен каян аласыз?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Безнең үзебезнең социаль челтәрдә төркем бар. Шунда гына язып салабыз. Бернинди мәҗбүр итү юк. Йөрәкләре кушканча шунда ук килеп тә җитә пенсионерларыбыз. Андый кешеләр белән эшләве дә җиңел һәм рәхәт. Ахырдан үзебез дә сөйләшә-сөйләшә чәй эчәбез.

– Башкарган эшләрегезнең барысы турында да хәбәрдар түгел. Алар кайдадыр чагылып барадыр бит?

– Үзебезнең сайтыбыз бар. Бөтенесен шунда куябыз. Сайттан карап барып, безнең хезмәткә бәя куела. Өч ел рәттән призлы урыннар алып, 25, 30, 20 мең сум акча оттык. Шуңа юбилярларны котлыйбыз, җиңүчеләребезгә бүләкләр алабыз, кыскасы, үзәк кирәк-яракларына кулланабыз. Эшләребез турында газета битендә дә ешрак чагылып барса яхшы булыр иде.

– Эшегезгә яхшы бәя биргәннәр икән, димәк, пилот проекты үзен аклаган?

– Шулай килеп чыга. Күптән түгел Мәскәү безгә илнең төрле төбәкләреннән вәкилләр алып килде. Шул уңайдан зур чара үткәрдек. Алар пилот проектын тормышка ашыруның барышы белән кызыксынды һәм хезмәтебезгә югары бәя бирелде. Хәзер башка төбәкләрдә дә шундый үзәк ачарга кушалар. Күрше районнардан килеп тәҗрибә дә уртаклашып киттеләр инде.

– Руфия Рафиковна, үзәккә кемнәр килә ала?

– Күңелле дә, файдалы да итеп вакытын үткәрергә, төрле чараларда катнашырга, аралашырга теләге булган һәр кеше рәхим итсен. Без аларны шатланып каршы алабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X