erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада район башлыгы призына татарча көрәш ярышлары булды (ВИДЕО)

70ләп көрәшче катнашты. Ярышлар зурлар арасында барды.

Арча, Балтач, Биектау, Саба, Казан "Зилант" командалары катнашты. Казаннан ТРның көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров кайтты. Район башлыгы Илшат Нуриев көрәш тантанасын ачып җибәрде. Көрәшчеләрне сәламләп, уңышлар теләде. ТРның көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров:  "Татарстанда татарча көрәш алга таба үсеш ала бара, - дип сөйләде. - Перспективасы бик зур. Шөгыльләнүчеләр дә күп.  Республикада 11 700 спортчы татарча көрәш белән шөгыльләнә. Кискен ярышлар булып тора. Беренче урында - Кукмара, 2нче - Балтач, 3нче - Әлмәт. Былтыр да шулай булды. Ел азагында пьедесталга Арча районы 3нче урынга күтәрелде. Бу бик зур уңыш. Алга таба да элеккеге традицияләрне истә тотып, матур итеп көрәшергә язсын. Уңышлар сезгә! Ә хәзер Марат Готыф улы Әхмәтов — Татарстан көрәш федерациясе Президиумы рәисе исеменнән Мактау грамоталары, алтын сәгатьләр тапшырырга рөхсәт итегез". Марсель Таһиров район башлыгы Илшат Нуриевка, Арча районы көрәш федерациясе рәисе Илнар Гайнетдиновка һәм Арча районы зурларның көрәш тренеры Илшат Һидиятовка бүләкләр тапшырды. Көрәш күңелле барды.Видеода 75 кг. "Кырлай" - яшел футболкалан Ралиф Сәләхетдинов белән Балтачтан Илнар Муллаәхмәтов. Ралиф 2нче, Илнар 3нче булды. 1нче - Арчадан Рамил Хәкимҗанов.Көрәшне Казаннан кайткан хөкемдарлар бәяләде. Алар:  якташыбыз, көрәш буенча халыкара категорияле судья, Россия чемпионы Рәфкат Җәләев, «Татарстан яшьләре» газетасының баш мөхәррире, көрәш буенча югары категорияле судья Атлас Гафиятов. Һәм шулай ук Биектаудан Динар Зиннәтуллин һәм Сабадан Ленар Биктимеров судьялык иттеләр.    Нәтиҗәләр:    60 кг
1. Айнур Фәйзрахманов (АПК)
2. Динарис Таҗетдинов (Шушмабаш)
3. Ленар Хәкимов (АПК)
65 кг
1. Салават Әхмәтгалиев ("Кырлай")
2. Илдар Гөбәйдуллин (АПК)
3. Рамил Әһлиуллин ("Игенче").
70кг
1. Рамил Хәйретдинов ("Кырлай")
2. Илнур Моратов ("Игенче")
3. Ильяр Нәҗметдинов ("Игенче")
75 кг
1. Рамил Хәкимҗанов (Арча)
2. Ралиф Сәләхетдинов ("Кырлай")
3. Илнар Муллаәхмәтов (Балтач)
80 кг
1. Инсаф Кәримуллин ( АПК)
2. Динияр Моратов (АПК)
3. Рәис Галиев ("Игенче")
85 кг
1. Инсаф Мөбәрәкшин ("Зилант")
2. Салават Гәрәев (Саба)
3. Әмир Саттаров (Биектау)
90 кг
1. Илшат Фазылҗанов ("Кырлай)
2. Илнур Фазылҗанов ("Зилант")
3. Булат Хәйруллин ("Зилант")
100кг
1. Илшат Һидиятов
2. Рөстәм Сираҗиев ("Зилант")
3. Әнис Гарипов ("Кырлай")
115 кг
1. Рәдис Самигуллин ("Зилант")
2. Ислам Таһиров ("Зилант")
3. Рифат Ахунҗанов ( Саба)
130 кг
1. Илнур Зәйнуллин (Арча)
2. Радил Шаһисламов ("Кырлай")
3. Айрат Галимҗанов ("Игенче")
130 кг.нан югары
1. Альберт 
Ситдыйков ("Кырлай")
2. Данис Закиров (Саба)
3. Фаил Рәхимов ("Кырлай"Түбәндәге видеода 80 кг үлчүдәге финал ярышында яшел футболкадан Динияр Моратов белән Инсаф Кәримуллин 1, 2 нче урыннар өчен көрәшәләр. Икесе дә көчле көрәшчеләр. Икесе дә Арча педагогика көллиятендә укый. Инсаф өстен чыкты. Командалар арасында нәтиҗәләр: 1нче - Арча, 2нче - Казан "Зилант", 3нче - Саба командасы. Арча районы буенча 1нче - "Кырлай" агрофирмасы, 2нче - "Игенче", 3нче - Арча педагогика көллияте командасы. Түбәндәге видеода Арчадан Илнур Зәйнуллин (яшел футболка) секундлар эчендә көндәшен алып салды. 130кг үлчәүдә ул 1нче!

 Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре