erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды

Киңәшмәдә район башлыгы Илшат Нуриев, РФ Дәүләт Думасы депутатлары Илдар Гыйльметдинов, Рөстәм Кәлимуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин, ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының урта һөнәри белемне үстерү бүлеге җитәкчесе Любовь Митрофанова катнашты.

Киңәшмәдә район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров “Район мәгарифе: мөһим бурычлар, әхлак юнәлешләре, сыйфат күрсәткечләре“ дигән темага чыгыш ясады.

– Районда мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе үз эшен 18 августта башлап җибәрде, – диде ул. – Мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, профсоюз оешмалары рәисләре, мәктәпкәчә учреждениеләр мөдирләре белән киңәшмәләр үткәрелде, аерым фәннәр укытучылары өчен секцияләр оештырылды. Аларда мәктәпләрнең укыту-тәрбия эшчәнлегенең төрле юнәлешләре һәм районда мәгарифнең сыйфатын күтәрү мәсьәләләре тикшерелде.

Балаларга сыйфатлы белем бирүдә төп рольне педагог алып тора. Район мәктәпләрендә 1117 педагог эшли, шуларның 274е югары, 635е беренче квалификация категориясенә ия. Быел гына да 116 педагог Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы бүләкләренә лаек булды. Республика август киңәшмәсендә Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов Арчаның 6 номерлы урта мәктәбе логопеды Татьяна Җамалиеваны “РФ мәгариф өлкәсенең мактаулы хезмәткәре“ дигән мактаулы исем белән бүләкләде. Укытучы һәм остаз елында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов булышлыгы белән уку елы дәвамында 90 мең сум түләп “Безнең яңа укытучы“ дигән грантны яңадан бирә башлау турында карар кабул ителде. Безнең районнан 9 укытучы әлеге грантта катнашырга теләк белдерде. 

Педагог һөнәрен сайларга теләгән укучылар белән 7-8 сыйныфларда ук эш алып бара башларга кирәк. Узган ел Арча педагогика көллияте белән берлектә Арчаның 6 номерлы урта мәктәбендә 3 психолог-педагогик сыйныф ачылды. Әлеге мәктәпне тәмамлаган 23 укучының быел көллияттә укуларын дәвам итүләре күңелле хәл. Мондый сыйныфлар быел сентябрьдән башлап шәһәрнең барлык мәктәпләрендә, шулай ук Шушмабаш, Яңа Кенәр, Иске Чүриле, Наласа урта, Урта Курса төп мәктәпләрендә дә ачылачак.
Район мәгариф идарәсе методисты Энҗе Мостафина “Милли мәгариф өлкәсендә эшчәнлек юнәлешләре“ дигән темага чыгыш ясады.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының урта һөнәри белемне үстерү бүлеге җитәкчесе Любовь Митрофанова Арча районы мәгарифенең республикада лаеклы урын тотуын билгеләп үтте.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов балаларга мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирүнең әһәмияте, депутатларның укытучы һөнәре дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән тәкъдимнәр әзерләвен әйтеп үтте.

Район башлыгы Илшат Нуриев район мәгариф хезмәткәрләренә ирешкән уңышлары өчен рәхмәт белдерде. Шул ук вакытта әле булган мөмкинлекләрнең тулысынча файдаланылмавына басым ясады. Туган телдә белем һәм тәрбия бирү канәгатьләндерми, грантларда катнашучылар аз. Олимпиадаларда яулаган урыннар буенча район 11 урында. Без кимендә беренче унлыкта булырга, тагын да югарырак күтәрелергә омтылырга тиеш.
Соңыннан мәгариф алдынгыларына бүләкләр тапшырылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев