Арчада Россиякүләм хоккей ярышлары бара. Бозда - хатын-кызлар!
Арча-Арена боз сараенда ике көн дәвамында хоккей буенча ярышлар барачак
15-16 апрель көннәрендә районыбызның Боз сараенда күләмле ярышлар оештырыла. Арча командасыннан тыш, Казан, Сочи, Магнитогорск, Чебоксардан килгән хоккейчылар көч сынашачак. Командаларда - хатын-кыз уенчылар!
"Мондый ярышлар Арчада беренче тапкыр. Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган командалар ике көн дәвамында уеннар күрсәтәчәк. Ике көндә дә 5әр уен булыр дип планлаштырыла. Уенчыларга уңышлар телибез,"- диде спорт сарае җитәкчесе Илһам Шакиров.
Арчалар өчен җанатарга һәм уеннар барышын күзәтергә һәркем килә ала. 16 апрель 16.00 сәгатьтә зур хоккей турнирының бүләкләү һәм нәтиҗә ясау өлеше булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев