Арчада Сабантуена бүләк җыю дәвам итә
Бүген Арчаның Кызыл Бистә урамында йөрделәр.
Район мәдәният йорты егетләре, кызлары гармуннар белән җырлап бик матур итеп бүләк җыйдылар. Актив ветеран Сәгыйдә Гаязова бүләк җыючыларны тәм-томнар пешереп, кайнар чәй белән каршы алды. Бик күңелле булды. Киләсе сабантуйларга кадәр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев