Арчада Шакировларны белмәүче кеше сирәктер
Арчадан Зәбидә һәм Дамир Шакировлар күптәннән лаеклы ялда, әмма бүген дә актив тормыш рәвеше алып баралар
Бүген без әлеге матур пар белән аралашып, аларның тормыш юлларын барлап үтәргә, бүгенге көннәренә тукталырга булдык.
Арчада Шакировларны белмәүче кеше сирәктер дә. Дамир әфәнде гомер буе җитәкче урыннарда эшләде, ә Зәбидә ханым балаларга белем бирде. Ә укытучының укучылары санын исәпкә алганда, ярты Арча булмаса да, бик күбесе аныкылар. Моңа кадәр танып белсәм дә, якыннан аралашкан булмады үзләре белән. Әмма Зәбидә ханымның гаҗәеп тыйнак, сабыр, йомшак сүзле, елмаюы белән дә күңелендә нинди хисләр бөтерелүен аңлатып бирә алучан, шул ук вакытта максатчан, үз дигәненә ирешә торган ханым булуын аңлау өчен бер-ике аралашу да җитә. Ә Дамир Шакировны моңа кадәр җитәкче буларак белсәк, соңгы елларда ул чын активист икәнен исбатлады, шулай ук моңлы тавышы белән тамашачы күңелен яулап алырга өлгергән җырчы буларак та танылды.
– Икебез дә эшлибез әле. Буш вакытыбыз юк та диярлек. Мин Татарстан төбәк инвалидлар оешмасының Арча бүлекчәсендә инвалидларны тернәкләндерү буенча белгеч, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр белән эш алып барам. Ә Зәбидәне быел яңадан мәктәпкә чакырып алдылар. Күпфункцияле лицейда укыта. Аңа тукталганнар икән, димәк, яхшы укытучы дигән даны әле дә саклана, – диде Дамир әфәнде хатыны белән горурлануын яшермичә.
Дамир Шакиров үзе Арчада туган. Әмма әтисе ягыннан тамырлары Бирәзәбашка, ә әнисе ягыннан Югары Орыга барып тоташа. Әтисе слесарь-моторист булып эшләгән. Әнисе кассир-хисапчы. Танылган КБОдагы Флера апа инде ул.
– Әнигә 91 яшь. Аллага шөкер, исән-сау. Әти 1997 елда ук вафат, – диде Дамир әфәнде. – Өч бала үстек. Энем Иркутск шәһәрендә гомер итә, сеңлем Арчада. Мин гаиләдә иң олы бала. Сигезенче сыйныфтан соң ук эшли башладым. Автотранспорт предприятиесендә слесарь булып. Кичке мәктәптә укыдым. Шул чорда комсомолга кердем. Ә 1973 елда армиягә киттем.
Армиядә вакытта укып, транспорт белән идарә итүче таныклыгы ала ул. Илле еллык машина йөртү стажы булган Дамир Шакировның соңгы елларда районда өлкән яшьтәгеләр арасында үткәрелгән “Автобабай” ярышларында ел да беренче урынны яулавы юкка түгел икән! Хәрби хезмәт срогын тутырып кайткач, әбисен кызы янына Себергә алып бара ул. Үзе дә шунда кала. Тик озакка түгел. “Синнән башка булмый”, – ди әнисе. Әнисен бик нык ихтирам иткән егет аның сүзен тыңламый кала алмый.
Арчага кайткач, тагын машинага утыра. Васильевода автотранспорт техникумын тәмамлый. “ПМК-16” оешмасында автомеханик була. Әмма егет аның белән генә туктап калмый, авыл хуҗалыгы институтына читтән торып укырга керә. Икътисадчы-оештыручы һөнәрен үзләштерә.
– Ул чакта Нурзада Әсхәдуллович авыл хуҗалыгы идарәсе хуҗасы иде. Мине чакырып алды. Аның тәкъдиме буенча 1985 елда мин юллар төзүче оешманы ачтым, – дип искә ала Дамир Шакиров. – 1986 елдан РСУга җитәкче итеп билгеләндем. 17 ел ярым җитәкләдем аны. Югары күрсәткечләргә ирештек. Ел саен алдынгы урыннарны яулап килдек. Институтны да шунда эшләгән елларда тәмамладым.
Әмма 2002 елда РСУ шәхси оешмага әйләнә. Дамир Шакиров анда калырга теләми, сөт комбинатына күчә, анда 12 ел төзелеш буенча җитәкче урынбасары була, аннан балык хуҗалыгын җитәкли. 2015 елдан ул лаеклы ялда.
– Зәбидә ханым белән кайчан таныштыгыз, кавыштыгыз? Ул хакта бер сүз дә әйтмәдегез, – дип сорыйм.
– Зәбидә сигезенче сыйныфтан соң педагогия училищесына укырга кергән. Мин яшәгән Ямашев урамында Җәүһәрия апада фатирда торды. Шунда танышып киттек. Мине армиядән көтеп алды. Аннан Себердә бер ел үтте. Очрашу да шул берничә тапкыр булгандыр, – диде Дамир әфәнде. – 46 ел тигез, матур гомер итәбез. Тормыш булгач, төрле вакытлар булгандыр. Әмма без уртак тел таба белдек. Зәбидә тынычрак, мин кызурак. Сүзгә килсәк тә, зурга җибәрмибез. Минемчә, андый чакта туктап кала белү ул үзе бер талант.
– Ике балабыз туды. Өч оныгыбыз бар. Зурлар инде. Улым Эдуард киленем Миләүшә белән ике бала үстерә. Уллары Әмирхан Казанда лицейда унберенче сыйныфта укый. Амалияләре Арчада лицейда дүртенче сыйныфта. Альбина кызыбызның кызы Самира да буй җитеп килә. Быел сигезенче сыйныфка китте, – диде Зәбидә ханым.
Ул үзе биш балалы гаиләдә үскән. Әтисе Гаяз Шәрәфиев Бөек Ватан сугышы инвалиды. Кыз гомер буе батыр йөрәкле әтисе белән горурланып яшәгән. Тик гомере озын булмаган ветеранның, 66 яшендә инфаркт “алып киткән”. Әнисе Зәйтүнә апа тыл ветераны, сугыш вакытында тракторда эшләгән. Ул да шундый батыр йөрәкле кыз булган.
– Сугыштан соң кавышып, Саба урман хуҗалыгының Иштуган авылында яшәделәр. Икесе дә такта яру заводында эшләде. Абыем армиядә хезмәт иткәндә һәлак булды, энем бик яшьли үлеп китте. Апам белән сеңлем Саба районында яши, берсе Олыязда, икенчесе Иштуганда, – диде Зәбидә ханым.
Ә кечкенәдән укытучы булырга хыялланган кыз сигезенче сыйныфтан соң Арчага педагогия училищесына юл ала. Гомерлек ярын очратып, Арчада төпләнеп тә кала. Училищедан соң Казан дәүләт педагогия институтында рус теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәрен үзләштерә. Әмма гомер буе башлангыч сыйныфларны укыта. Башта Арчаның беренче урта мәктәбендә, аннан бишенче гимназиядә. Укытучылар бәйгесендә “Иң яхшы укытучы” исеменә дә ия була, мәктәптә укытучылар, мәдрәсәдә мөгаллимәләр өчен методик кулланмалар яза.
– Минем күңелемә сеңгән инде ул балаларга белем бирү. Лаеклы ялга чыкканнан соң да шул эшемне дәвам иттем. 2013-2017 елларда “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укып, ислам дине фәннәрен укытучы булып чыктым. Башта Арчаның “Үзәк” мәчетендә, 2016 елдан бүгенге көнгә кадәр “Шәрык” мәчетендә балаларга дин сабак-лары өйрәтәм, – диде Зәбидә Шакирова.
Әнә шундый тынгы белмәс җаннар ул Шакировлар. Лаек-лы ялда булсалар да, тик торганнары, кайчак өйгә кайтып кергәннәре дә юк. Менә әле тагын Зәбидә ханымга белемнәрен яңартырга туры килгән. “Кирәк”, – дигән сүзгә: “Эшләрбез”, – диюдән башка җавап белми шул ул буын кешесе. Ярдәм сорап килгәннәр икән, кулдан килгәнчә булышырга кирәк. Әнә шулай лицей, мәдрәсә, өй арасында чабып йөреп, көннең үткәнен сизми дә кала ул.
Дамир әфәнденең дә эше күп. Ышандырып алынгансың икән, җиренә җиткереп башкарырга да кирәк. Гомер буе принципиаль, таләпчән җитәкче булган Дамир Шакиров башкача булдыра да алмый. Өстәвенә әле ул “Яшь йөрәкләр” халык вокаль ансамбле солисты да. Бу сәләт каян килгән аңа?
– Әти дә, әни дә җырлыйлар иде. Элек мин дә дуслар белән мәҗлесләрдә җырладым. Сәләтем исә ансамбльгә йөри башлагач ачылып китте, дияргә дә була. Җырдан, татар моңыннан үземә дәрт, яшәргә көч алам, – ди ул.
Әйе, җыр яшәтә дә, яшәртә дә кешене. Шуңа Дамир әфәнденең дә, Зәбидә ханымның да картаерга вакыты юк. Юк, Зәбидә ханымның җырлаганын ишеткән булмады. Әмма ул иренең илһам чыганагы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев