erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада Саха (Якутия) Республикасы делегациясе “Арча” сәнәгать паркы һәм Арчаның агросәнәгать һөнәр көллияте белән танышты

Арча чигендә Саха (Якутия) Республикасының Амгинск районыннан килгән кунакларны ипи-тоз, якты йөз, гармунда татар көйләрен уйнап, матур итеп каршы алдылар.

Барысы 9 кеше килде: район башлыгы Степан Кузьмин, аның урынбасарлары, һөнәр көллияте директорлары, мәгариф үсеше институты вәкилләре. Максатлары – Татарстандагы алдынгы тәҗрибәне өйрәнеп, Амгинск районында заманча агропаркка хезмәт итәрлек белгечләр әзерләүче һөнәр көллияте (әмма элеккеге совет чорындагы көллият булырга тиеш түгел ул!) төзү. Алар 10 апрельдә Казанга киләләр. Казанда югары технологияле IT-паркта, бизнес мәйданчыгы  “Химград” технополисында, Казан кооперация институтында булалар. 12 апрельдә Арчага киләләр. Төп максатлары – “Арча” сәнәгать паркы һәм Арчаның агросәнәгать һөнәр көллияте белән танышу. 
 

Район башлыгы Илшат Нуриев кунаклар белән автобуска утырып, район тормышы турында сөйләп барды. Районда дәүләт программалары, финанславы  нигезендә күп нәрсәләр эшәнә. Яңа төзелешләр, ныклап төзекләндерүләр... “Арча районында өч сәнәгать паркы бар. Менә хәзер шуларның берсе – муниципаль сәнәгать паркы белән танышырсыз“, – диде ул. “Арча“ сәнәгать паркында резидентлар белән эшләү буенча җитәкче Зөлфәт Шәрәфетдинов каршы алды. Якутлар биредә яшелчә эшкәртү, терлекләргә катнаш азык әзерләү цехларында булдылар, биредә сөт җыю пункты, бетон заводы барлыгын, алар саны тагын да артачагын белделәр. Аннан дәүләт программасы нигезендә төзелгән “Казансу“ паркын, заманча итеп төзекләндерелгән Коммуна урамын, узып барышлый Арча урамнарын, мәктәпләрен карадылар. Төшке аш вакытында район мәдәният хезмәткәрләре милли киемнәрдән  матур концерт куйды. Ахырдан Арчаның агросәнәгать һөнәр көллияте (Үрнәктә) белән таныштылар. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Автобуста Үрнәккә барганда, форсаттан файдаланып, кунаклар белән сөйләштек. “Безнең тарафтан оештырылды бу эшлекле сәфәр, – дип сөйләде Саха (Якутия) Республикасының һөнәр мәгарифе үсеше институтының проектлар офисы җитәкчесе Алексей Иленко. –  Максат –  районда авыл хуҗалыгына белгечләр әзерләүче көллият эшләү, яңа форматта:  – агропарк+көллият+ үсеш институтлары... Үсеш институтлары ярдәмендә көллият агропаркка IT һ.б. һөнәр ияләре әзерләячәк. Озак еллар буе бер төрле һөнәрне генә түгел, ә бәлки  кирәгенчә аз-азлап кына төрле һөнәрләрне бирәчәкбез яшьләргә. Алар ярдәме белән  акыллы теплицалар, датчиклы басулар, пилотсыз тракторлар... барлыкка киләчәк. Без Татарстанга алдынгы тәҗрибәне өйрәнергә килдек“. “Сезгә безнең Арчада ошадымы?“. “Бик тә. Сездә агросәнәгать предприятиеләре шәхси. Бездә алар шәхси түгел, республика, федераль бюджетлар тарафыннан финанслана. Ә бу финанслар чикле. Кызыклы, ә нәрсә кызыксындыра кешене үзенең шәхси агросәнәгать паркын ачарга, стимул нәрсәдә? Һәм ничек алып бара ул эшен? Өйрәнерлек нәрсәләр күп“. Амгинск районы башлыгы Степан Кузьмин: “Бездә хәзер температура – 25, төнлә – 33 градус салкынлык, – дип сөйләде. – Җәй кыска, 2-3 ай гына була. Әмма 40 градуска кадәр эсселек. Яшелчә, икмәк үстерәбез. Җиләк-җимеш юк. Уртача хезмәт хакы 60 мең сум. Бездә яшьләр авылда кала. Һәр авылда мәктәп, балалар бакчалары бар. Авылларда яшәүчеләр нигездә бюджет учреждениеләрендә эшлиләр. Авыл җирендә табиблар җитми, механизаторлар, савымчыларга кытлык. Хәзер бездә дә баланы күп тапмыйлар: гаиләдә 1 яки 2 бала. Һәм өйләнергә, кияүгә чыгарга да ашыкмыйлар”. Тамак ялгап чыкканнан соң хатын-кызлардан үзләренә генә хас ризык-лар турында кызыксындык. Алар безнең ризыкларны бик тәмле дип мактады һәм: “Безнең өстәлгә, сезнекеннән аермалы буларак, туңдырылган чи балык, туңдырылган чи яшь ат ите куела”, – дип кызыктырып сөйләде. “Сездә дә яшьләр, мәктәпне тәмамлагач, яхшы укыймы ул, начармы – бар да югары белем алырга ашкынамы?”, – дип тә сорадык. Һәм: “Юк, – дигән җавап ишеттек. – Бездә күпчелек яшьләр тормышка яраклы һәм кирәкле урта һөнәр алырга тырыша”.

Менә без Арча агросәнәгать һөнәр көллиятендә. Студентлар милли һәм һөнәр киемнәреннән бик матур итеп каршы алдылар. Җитәкчесе Зөлфәт  Дәүләтбаев көллият тормышы белән таныштырды. Кунаклар авыл хуҗалыгы техникасын һәм җиһазларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау һөнәренә укучылар дәресен аерата кызыксынып карадылар. Егетләр заманча “Агронавигатор-Тренажер” навигация комплексында эшләп күрсәттеләр.
...Кунаклар бик канәгать булып, җылы итеп хушлашып, Кукмарага юл тоттылар. Анда агрокөллият карыйсылар. Икенче көнне – Алабугага. Җомга көнне үзләренә кайтып китәселәр. Хәерле юллар!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев