Арчада семинар-киңәшмә узды
“Казанка“ ширкәтендә тантана
Бүген Арчада “Цифрлаштыруны һәм заманча технологияләрне кертү юлы белән терлекчелек продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру“ дигән темага семинар-киңәшмә үткәрелде.
Семинар-киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гелюс Баязитов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, Арча район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов, 9 районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре, хуҗалыклар җитәкчеләре, белгечләр катнашты.
Соңыннан “Казанка“ ширкәтендә 300 баш сыерга исәпләнгән сөтчелек комплексын ачу тантанасы булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев