Арчада тагын юл һәлакәте кеше үлеме белән тәмамланды
Ашыкмагыз
Бүген Зур Бирәзә авылында куркыныч юл һәлакәте булды. Олы Әтнә ягыннан Арчага таба бик кызу тизлек белән килүче "Лада-Гранта" машинасы өелеп торган плитәләргә килеп бәрелә һәм шунда ук һәлак була. "Машинаның тизлеге 171 километр-сәгать була. Бу урында рөхсәт ителгән тизлек 40 километр-сәгать", диде вакыилыча ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Рәдис Гарифуллин.
Юл һәлакәтендә .2001 елгы егет һәлак була. "Юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана", - диде Рәдис Гарифуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев