erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада Татарстан Республикасы профсоюзлары федерациясе көне

Файдалы семинар-киңәшмә булды ул.

Ул семинар-киңәшмә буларак үтте. Киңәшмәдә район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Һәм шулай ук семинар-киңәшмәдә районның мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы рәисе, районның профсоюзлар оешмалары Координацион советы рәисе Вакиф Харисов, профсоюз активистлары, эш бирүчеләр, кадрлар, хезмәтне саклау, хокуклар, юридик хезмәт буенча белгечләр катнашты. Барысы 115 кеше. Казаннан ТРның профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Татьяна Васильева, ТРның профсоюзлар федерациясе бүлек җитәкчесе, баш техник хезмәт инспекторы Ирина Андина, һәм бүлек җитәкчесе,  хокуклар инспекторы Гүзәл Мингалиева кайтты. Алар федерациянең бурычлары, хезмәтне саклау, хокуклар турындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр. Татьяна Васильева район башлыгы Илшат Нуриевка, район профсоюзлары белән аңлашып эшләгәне өчен, "Социаль партнерлык өчен" дигән күкрәк билгесе тапшырды. Профсоюз активистлары грамоталар белән бүләкләнде. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре