erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчада быел беренче булып туган кыз бала бүген өенә кайтты

Күңелле вакыйга!

Арчада яшәүче Альмира белән Фәннүр Гарифуллиннарның 6 гыйнварда төнге сәгать 2 туларга 10 минутта Арча бала тудыру йортында кызлары туды. Исеме - Аделия. Беренче балалары Әмирхан. Икенчесе менә кыз бала. Бәхете белән тусын.

Котларга бүләкләр белән район башлыгы Илшат Нуриев та килде. Котлап, бала туу турындагы таныклыкны тапшырды. "Чын күңелдән кызыгыз белән котлыйбыз! - дип сөйләде Илшат Нуриев. -  Сезнең белән бәхеттә, шатлыкта, тынычлыкта яшәргә язсын. Тагын ким дигәндә өч бала алып кайтып, Алла бирсә,  әти-әниләрегезне сөендереп, безне, районны, республиканы сөендереп, матур итеп яшәргә язсын!". 

Котлауларны Арча үзәк хастаханәсе баш табибы Рифат Идрисов дәвам итте. Рифат Илшатович яшьләрне яңа туган кызлары белән коллектив исеменнән котлады, исәнлек-саулык теләде. Хастаханәгә бары тик чираттагы карауга һәм прививкага гына килергә язсын, диде. Котлаулар дәвам итте. Әти-әниләре, туганнары котлады. Без дә котлауларга кушылабыз. Яңа туган балалар бәхетләре белән тусын!

Альмира Пөшәнгәр авылында туып үскән. Әти-әнисе Илфира белән Илфир Әхмәтҗановлар бүген Арчага иртән иртүк килеп җиткәннәр. Альмираның сеңлесе белән энесе дә монда. Ә Фәннүр Күкчәбирәзә авылыннан. Алар дүрт малай үсә. Авылдан әнисе Нурзилә килгән. Кыз бала туганга ул бигрәк тә сөенгән. Малайлы анага кыз бала тансык шул. Исән-имин булып, куанып яшәргә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре