erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада укучылар бәйрәм чыршысына теләкләрен язып элделәр

Арча мәдәният йортында «Теләкләр чыршысы» урнаштырылган

Район башлыгы чыршысына килүче укучылар 2024 елга булган теләк-хыялларын әлеге чыршыгы язып элделәр. Тик бу махсус акция түгел, балаларның якыннарына җиткерәсе теләкләрен туплаучы чыршы. Уенчык формасында әзерләп куелган кәгазьләргә кемгә һәм кемнән адресланган икәнен күрсәтеп, укучылар күңел түрендәге теләкләрен язып, чыршы уенчыклары арасына элеп куйдылар. Теләген элүче һәр бала истәлеккә кар бөртеген алды. 

Шулай итеп, "Теләкләр чыршысы" балаларның ихлас теләкләре бизәлде. Алар әти-әнигә, абый-апайга, сеңел-энеләргә, дусларга адресланган. Һәркем якыннарына сәламәтлек һәм бәхет теләгән. Араларында "Имтиханнарны әйбәт кенә тапшыр", "Безгә кунакка кил инде", "Барлык теләкләрең чынга ашсын" кебек теләкләр дә бар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Биредәге һәр теләкнең чынга ашуын теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев