Арчада узган велосәяхәттә 100дән артык кеше катнашты
Барлыгы Арча буйлап 15 чакрым юл! Велосипедта! Яхшы кәеф һәм саф һавада ике сәгать вакыт.
21 июль көнне шәһәрдә велосәяхәт узды. Аның максаты шәһәрдәге велосипедчылар өчен яңа юлларны сынап карау, Арчаның тарихы һәм бүгенгесе белән якыннан танышу, аның үсешен күзаллау иде.
Ул көнне тагын бер кат велосипедта йөри алмавыма үкендем. Балачакта өйрәнергә мөмкинлек булмады, яшьлектә булганыннан да файдалана алмадым, хәзер терсәкне тешләргә соңарып барам бугай инде. Үзем ул көнне велосипедчылар арасында булып, андый тәэсирләрне кичерә алмасам да, кызыгып читтән күзәтү дә ниндидер бер рәхәтлек бирде.
Башта сәяхәткә чыккан велосипедчыларны Күпербашка илтүче юлда көтеп алсам, аннан Арча башында каршы алдым һәм озатып калдым. Шулай читтән генә күзәтеп ...машинада... сәяхәтемне дәвам иттем.
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча районда зур эш алып барыла. Һәм ул үзенең нәтиҗәсен дә бирә. Спорт белән шөгыльләнүчеләр саны көннән көн арта бара. Моны исбатлау өчен кичләрен үзәк стадионга төшү җитә. Кышын чаңгычылар, җәен җәяү йөрүчеләр аны үз итә, футбол, баскетбол, волейбол да уйныйлар, теннис белән шөгыльләнүчеләр, спортның экстремаль төрләрен яратучылар өчен дә мөмкинлекләр бар. Тимераякта шуучылар боз сараена, йөзәргә яратучылар бассейнга агыла.
Соңгы елларда велоспорт киң җәелеп китте. Спортның бу төрен яратучылар белән сәяхәтләр оештырыла башлады. Ул елдан ел киңрәк җәелдерелә, күбрәк кешеләрне үзенә тарта бара.
Быелгы велосәяхәттә ике йөздән артык кеше катнашты! Араларында өлкәннәр, яшьләр, балалар да бар. Гаиләләре белән чыкканнар да күп.
Сәяхәтчеләрнең башында – район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов. Безгә ерактан ук сәлам биреп узды. Әмма ул вакытта юлын бүлмәдек, соңыннан аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
– Ренат Мансурович, бу чараның максаты нәрсәдә? Шул хакта берничә сүз әйтеп китегезче.
– Велосипедта сәяхәтнең беренче һәм төп мәгънәсе – халыкка сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Чыннан да, халык бик кызыксынды. Күп килделәр. Бер гаиләдән дүртәр кеше катнашканнар да күп булды. Икенчедән, Арчаның бик матур, истәлекле урыннары, велосипедта йөрү өчен үзенең инфраструктурасы бар. Ул әле җитеп бетми, киләчәктә эшлисе бар. Максатыбыз – шуны да аңлату. Теләсә кайда юлларга чыкмасыннар, менә шушы махсус велосипедчылар өчен эшләнгән юллардан йөрсеннәр. Шуны да күрсәтергә теләдек. Шулай ук безнең тротуарлар, матур урыннар, төзекләндерелгән җирләр бар. Аннан соң тимер юл вокзалы каршындагы мәйдан үзгәртелде, Коммуна урамы икенче төс алды. Анда велосипедчылар өчен юл да, җәяүлеләр өчен тротуар да бар. Казансу елгасы аркылы күпер салынды. “Казансу” паркы үзе генә ни тора.
Аннан Шаляпин урамына менеп киттек. Арчабаштагы күппрофильле лицейга килеп чыктык. Яңа мәктәп, аның турында әле күп кеше белми. Килергә, әти-әниләр балаларын анда укырга бирергә бераз шикләнеп тора. Алтынчы мәктәп белән дә башта шулай булды. Хәзер күпме бала укый. Алла боерса, яңасын да бик тиз үз итәрләр.
Сәяхәтебезне Зур урам буенча дәвам иттек. Бакый Урманче урамына юл алдык. Ул тирәләр бик матур итеп эшләнде, бик күп йортлар салынды. Яңа микрорайон барлыкка килде. Киләчәктә социаль объектлар да булачак. Универсаль спорт залы төзергә, дигән план бар. Аннан андагы күл бик матур. Ул тирәне төзекләндереп, парк ясарга да уйлыйбыз. Велосипедта йөрүчеләр белән педагогика көллияте янында да булдык, Җиңү паркына да төштек. Паркта хәзерге вакытта бик матур, балалар өчен уен мәйданчыгы, төсле фонтан да бар анда. Гаилә белән ял итү өчен бик уңай урын ул. Ә сәяхәтебезне стадионда тәмамладык.
– Велосипедта чыгучыларга сәяхәт ошагандыр, дип уйлыйбыз.
– Соңыннан күп кеше: “Машинада йөргәндә без бу әйберләрнең берсен дә күрмибез икән бит”, – диде.
Велосәяхәтчеләр арасында “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре дә бар иде. Алар һәр тукталышта шәһәрнең тарихы турында сөйләп, истәлекле урыннары белән таныштырып та барды.
“Әлифба” музее җитәкчесе Дамир Таҗиев та яннан үтеп китте. Ул да яшь чакларын искә төшереп, велосипедта җилдереп килергә булган.
– Дамир, әлеге сәяхәттән алган тәэсирләрегез белән уртаклашыгыз әле?
– Велосипед сәяхәте бик әйбәт әйбер булды бит ул. Шундый велосипед маршруты, тротуарлар төзелгән. Бөтен Арчаның урамнарын әйләнеп чыккан кебек булды. Станция дә, Шәрык бистәсе дә, шәһәрнең Көнбатыш өлеше, үзәге дә керә. Фикерләргә килгәндә, чыннан да велосипед спортын пропагандалау кирәк. Күпме кеше катнашты анда. Минем исәп белән генә, 150 кеше катнашса да, ул өенә кайтып сөйләп 600 кеше бу хакта белде, күпме кеше капка төбеннән үтеп киткәндә карап калды, күрде, күбесе кызыгып куйды. “Эх, нишләп мин дә монда түгел икән”, - дип уйлаучылар да булгандыр. Күп кеше киләчәктә тартылачак әле. Аннан соң бу велосипед хәрәкәтен күтәрүгә бик зур өлеш кертә торган әйбер. Ә велотуризм дигәндә инде, монда туристик әйберләр дә керде. Сөйләү белән барды. Күп нәрсә белән “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәре Ленар Гобәйдуллин таныштырды, “Әлифба” музее турында мин дә сөйләдем. Ләкин моның кадәр кешегә экскурсия оештыру уңайлы түгел. Чөнки кеше бик күп, ишеткәне ишетә, ишетмәгәне юк. Анысы кечерәк төркемнәр өчен генә уңай. Әмма велоспортның шундый зур дәрәҗәгә күтәрелүе бик яхшы күренеш. Карагыз инде, безнең белән район башкарма комитеты җитәкчесе үзе, җитәкчеләр бөтен маршрутны үтте. Бик күп кешене тартканнар да.
Яшьләр дә шул фикердәдер, дип уйлыйм. Чөнки йөзләренә караганда, бар да канәгать күренде. Алар өчен велофест очрашу, танышу, аралашу урыны да булды. Арча зур шәһәр булмаса да, бөтен кеше бер-берсен белеп бетерә алмый. Ә бу бик уңайлы чара. Арчадан беренче мәктәп укучысы Тимур Зәкиевның фикере дә минеке белән тәңгәл килә микән?
– Велофест бик бай эчтәлекле булды, – дип башлады ул сүзен. – Кичке җидедә “Арча” спорт комплексы янында җыелдык. Аннан станциягә төшеп киттек. Туктап экскурсоводны да тыңладык. Ул бик эчтәлекле һәм мавыктыргыч итеп сөйләде. Күп нәрсәне белдек. Станциядән стадионга юнәлдек, туктап ял итеп алдык. Шәрык бистәсенә киттек. Иң авыры – таудан менү булды. Су бирделәр, тамакны чылатып алгач, җиңел булып китте, арган онытылды. Арчабашта яңа микрорайонны һәм мәктәпне карадык. Шәһәр үзәгенә бишенче гимназия янынан киттек. Күл яны, көллият, Җиңү паркы – бөтенесен үттек. Кеше күп иде. Велосипедчылар бер-берсе белән бик якын барды. Егылучылар да булды. Әмма барыбер бик кызык булды. Безнең фестның соңгы ноктасы – стадион. Анда коймак һәм кайнар чәй белән сыйладылар. Ул вакытта караңгы төшкән иде инде. Барысы да велосипедларындагы утларны яндырдылар. Үзенчә матур булып китте. Ардырды, әмма туйдырмады.
– Киләчәктә дә вело-сәяхәтләр дәвам итәчәкме?
– Без бу велосипедта йөрүне киләчәктә тагын да көчәйтергә уйлыйбыз. Төнге велосәяхәткә чыгуны да оештырабыз әле. Аннан соң велосипедта Яңа Кырлайга баруны, Тукай эзләре буенча да йөрүне дә күз алдында тотабыз, – диде Ренат Гатиятов.
Велосипед ярышларын үткәрүне оештырырга кирәк, дигән тәкъдим дә яңгырады. Кем белә, бәлкем, киләчәктә анысын да оештырырлар. Иң мөһиме – башлап җибәрү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев