erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчада Халыклар бердәмлеге көненә багышланган концерт булды

Ул шулай ук быелның иҗат сезонын ачуга багышланды.

Бүген Арча район мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге көненә һәм яңа иҗат сезонын ачуга багышланган концерт булды. Район мәдәният йорты быел 53нче иҗат сезонын ача. Быел ул Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгына багышлана. Шулай ук бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан аның иҗатына бәйле матур, эчтәлекле чаралар көтелә.

Якташларыбызны бәйрәм белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина котлады.

“Безнең көчебез – безнең бердәм булуыбызда, – диде ул. – Без һәрвакыт күршеләр белән тату дус булып яшәдек. Без мәчетләргә дә барабыз, күршеләребезне дә аларның бәйрәмнәре белән котларга керәбез. Һәм менә шул бер дулкында яшәвебез – ул безнең көчебез. Һәм алга таба да бу дуслык мөнәсәбәтләре, дуслык җепләре җуелмасын.

Үзегез беләсез, без бик авыр вакытта яшибез, мин һәрберебездән дә сабырлык сорыйм. Күршегә карата, туганга карата, иштәшләргә карата. Без гел сабыр булдык, бердәм булдык, һәм алга таба да шундый булып калыйк.

Махсус хәрби операция тизрәк тәмамланып, егетләребез исән-имин генә туган якларына кайтып, матур, тату тормышта алга таба да яшәргә насыйп булсын”.

Концерт программасында Россиянең төрле халыклары биюләре, җырлары һәм музыкасы яңгырады. Бәйрәм концерты Расих Галимҗанов башкаруында «Мин яратам сине, Татарстан» җыры белән тәмамланды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев