erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчада хезмәт алдынгыларын хөрмәтләделәр (фоторепортаж)

Бер төркем хезмәт алдынгысы төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә лаек булды.

Бүген Арчада хезмәт алдынгыларын хөрмәтләделәр. Алар моңа лаек. 2025 елда районыбыз ашлыкның тулай җыемы буенча өченче, бәрәңге буенча икенче урынна алды. Терлекчелек тармагында да зур үзгәрешләр бара, яңа сөтчелек комплекслары төзелә.

“Арча батырларын барлый” дип аталган бәйрәмне район башлыгы Алмаз Хисаметдинов ачты. Ул фидакарлек үрнәкләре күрсәтеп эшләгән механизаторларга, терлекчеләргә, җитәкчеләргә, бәйрәмдә катнашкан махсус хәрби операциядәге якташларыбызга рәхмәт әйтте.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Арча районының рспублика ирешкән уңышларга саллы өлеш кертүен билгеләп үтте, уңышлар теләде.

Эшләгәннең ашы бар, дигәндәй, бүләкләр дә мулдан иде.

Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов районның элеккеге җитәкчесе Илшат Нуриевка, Россия эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегенең элеккеге җитәкчесе Айдар Баһавиевка “Арча районының шәрәфле гражданины” дигән мактаулы исем бирелү турында таныклыклар тапшырды.

Бәйрәм бүләкләр, сәнгать осталары чыгышлары белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев