Арчадан чираттагы гуманитар йөк махсус хәрби операция зонасына юл алды
Хәерле сәгатьтә
Бүген Җиңү паркы яныннан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар йөк кузгалды.
- Район халкы, оешмалар, предприятие, учреждениеләр, эшмәкәрләр, ветераннар гуманитар ярдәм әзерләүгә зур көч куя. Районда җиде волонтерлар төркеме генә бар. Токмач кисәләр, коры ашлар әзерлиләр, махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбыз сораган әйберләрне алу өчен акча җыялар – бөтенесенә дә өлгерергә тырышалар. Моның өчен ярдәм күрсәткән бөтен кешегә рәхмәтемне белдерәм, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов. – Җиңү яулап егетләребезнең тизрәк туган йортларына кайтуын телим.
Хәрби комиссар Азат Вахитов якташларыбызның батырлыгын билгеләп үтте. «Алар – безнең өчен герой. Намус белән тормышларын куркыныч астына куеп сугышчан бурычларын үтиләр», – диде ул.
- Бүген юлга йөк белән биш машина чыга. Ә бер машина егетләребез соравы буенча махсус хәрби оперция зонасына җибәрелә. Аны алып китү өчен махсус кеше кайтты, – диде Алмаз Хисаметдинов.
Район мөхтәсибе егетләрнең исән-сау хезмәт итүләрен, җиңү яулап кайтуларын теләп Коръән укып дога кылды.
Гуманитар йөкне район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов озата китте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев