erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчадан тагын өч автобус китте

24 октябрь көнне Арча һәм Әтнә районнары буенча өлешчә мобилизациягә эләккән егетләрнең чираттагы төркеме Казанга китте

Махсус хәрби операциягә чакырылучы егетләр иртәнге алты тулганчы Арчаның спорт мәктәбе бинасы җыелды. Биредә аларның сәламәтлекләрен тикшереп,  шәхси документларын барладылар. 

Егетләр бина эчендә булса, урамда аларның әти-әниләре, туганнары, балалары тизрәк исән-сау кайтуларын теләп торды. "Апамның улын озатабыз. Күптән түгел генә өйләнгән иде. Энебезгә әле утыз яшь тә тулмаган", - диде Сеҗе авылыннан бер ханым.  

"Инде бу юлдан узарга кирәк булган икән, һәркайсының аек акыллы булуларын телим. Егетләр беренче көннән җитди адым ясауларын аңларга тиеш. Бирегә китүче һәркемнең исән-сау әйләнеп кайтуын телим" - дип, ихлас теләкләрен җиткерде тормыш иптәше Фәнилне озатучы Анна Гатиятуллина.

Өлешчә мобилизациягә чакырылган егетләрне Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Азат Вахыйтов һәркайсын исемләп барлап чыкты. Район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов егетләргә рәхмәт сүзләрен җиткереп, туган якларга исән-имин кайтуларын теләде. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев