erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчага Саха республикасыннан (Якутия) делегация килде

Арчада якутларга карарлык һәм өйрәнерлек нәрсәләр күп иде.

Арча чигендә Якутиянең Амгинский районыннан килгән кунакларны ипи-тоз, гармун уйнап, матур итеп каршы алдылар. Барысы 9 кеше килде: Амгинский район башлыгы Степан Николаевич Кузьмин, аның урынбасарлары, һөнәр көллияте директорлары, мәгариф, авыл хуҗалыгы өлкәсеннән белгечләр һ.б. Делегация Якутия республикасының һөнәр мәгарифе үсеше институтының проектлар офисы җитәкчесе Алексей Сергеевич Иленко җитәкчелегендә килә. "Безнең тарафтан оештырылды бу эшлекле сәфәр, - дип сөйләде Алексей Сергеевич. -  Амгинскийларның максаты -  районда авыл хуҗалыгы юнәлешендә эшләүче колледж эшләү, яңа форматта:  - агропарк+колледж һәм плюс үсеш институтлары... Бу колледж нәкь менә кирәкле һөнәр ияләре әзерләячәк. Озак еллар буе бер төрле һөнәрне генә түгел, ә бәлки  кирәгенчә аз-азлап кына төрле һөнәрләрне бирәчәкбез яшьләргә. Мәсәлән, АйТи белгечләр һ.б. Алар ярдәме белән, мәсәлән,  акыллы теплицалар, датчиклы басулар, пилотсыз тракторлар... барлыкка киләчәк. Без Татарстанга агропаркларның, колледжларның эше белән танышырга, алдынгы тәҗрибәне өйрәнергә килдек". Соңыннан без Алексей Сергеевичтан:  "Сезгә безнең Арчада ошадымы?", - дип сорадык. "Бик тә", - дип җавап бирде ул. "Бигрәк тә нәрсәсе белән ошады?". "Сездә агропромышленность предприятиеләре шәхси. Ә бездә алар шәхси түгел, республика, федераль бюджетлары тарафыннан финанслана. Ә бу финанслар чикле. Кызыклы, ә нәрсә кызыксындыра кешене үзенең шәхси агропаркын ачарга, стимул нәрсәдә? Һәм ничек алып бара ул эшен? Өйрәнерлек нәрсәләр күп". Район башлыгы Илшат Нуриев кунаклар белән автобуска  бергә утырып, район тормышы турында сөйләп барды. Юлыбыз "Арча" сәнәгать паркына тукталды. "Арча районында өч сәнәгать паркы бар. Менә хәзер шуларның берсе - муниципаль сәнәгать паркы белән танышырсыз",- диде район башлыгы Илшат Нуриев. "Арча" сәнәгать паркында резидентлар белән эшләү буенча җитәкче Зөлфәт Шәрәфетдинов каршы алды. Якутлар биредә яшелчә эшкәртү цехында, терлекләргә катнаш азык әзерләү цехында булдылар, биредә сөт җыю пункты, бетон заводы барлыгын, алар саны тагын да артачагын белделәр. Аннан дәүләт программасы нигезендә төзелгән Казансу паркын, заманча итеп төзекләндерелгән Коммуна урамын, узып барышлый Арча урамнарын, мәктәпләрен карадылар. Төшке аш вакытында район мәдәният хезмәткәрләре милли киемнәрдән  матур концерт куйды. Ахырдан Арчаның агросәнәгать һөнәр көллияте белән таныштылар. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре