Арчалар сынатуны белми
Бәйрәм көннәрендә
Бәйрәм көннәрендә Арча күңелле вакыйгаларга бай булды. Арча мәдәният йортында танылган җырчылар Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар тулы зал алдында чыгыш ясады. Район башлышы Алмаз Хисаметдинов сәхнәгә чыгып, аларга рәхмәт сүзләре белдерде.
Боз сараенда хоккей легендалары, спорт өлкәсендә йолдызлар белән очрашу булды. Фотога төшүләр, осталык класслары, яшь хоккейчыларга киңәшләр бирү - ул кич шулай башланды. Аннан арчалар кунаклар, танылган хоккейчылар белән көч сынашырга бозга чыкты. Безнекеләр сер бирмәде. Дөрес, җиңелделәр. Әмма нинди исәп белән: 9:7! Нинди командага каршы уйнауларын исәпкә алганда, бу үзе җиңүгә тиң!
Сүз уңаеннан, Арча командасы составында район башлыгы Алмаз Хисаметдинов та уйнады. (Фотолар Арча боз сарае Телеграм каналыннан алынды).
Шул ук вакытта бу көннәрдә авыл клубларында да хатын-кызларга багышлап бәйрәм чаралары гөрләде.
Пөшәңгәрдә исә хатын-кызлар арасында итекле хоккей ярышлары үткәрелгән. "Уйнап та карадык", - дип яза үзенең статусында Рания Галәветдинова. (Фото Р. Галәветдинова)
Фотолар шәхси архивлардан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев