Арчалар Халыкара олимпиадада җиңү яулады
Алар санаулы секундлар эчендә ике урынлы саннарны кушалар һәм алалар. Бернинди калькуляторларсыз. Күңелдән. Бары тик кул бармаклары белән генә төрле хәрәкәтләр ясыйлар...
525+126+37... Тиз генә санап чыгара алдыгызмы? Әллә калькулятор эзләп, кул үзеннән үзе телефонга үрелдеме? Арчада яшәүче Ибраһим Фәттиев белән Сөләйман Сәйфуллин мондый мисалларны чикләвек ваткан кебек кенә “вата”. Ә малайлар әле быел икенче сыйныфка гына бара. Барысы да гади. Ибраһим белән Сөләйман икесе дә Арча Укучылар сараенда менталь арифметика белән шөгыльләнә. Быел июнь ахырында алар менталь арифметика буенча халыкара олимпиадада катнашып, Ибраһим беренче, Сөләйман – икенче урын алды. 18 илдән 250 катнашучы арасында. Олимпиада Төркиядә узарга тиеш була. Тик рейслар кыскару сәбәпле, оештыручылар аны читтән торып уздырырга, дигән карарга килә.
Узган атнада Арча Укучылар сараенда Ибраһим Фәттиев (уңда) белән Сөләйман Сәйфуллинны (сулда) котлап, аларга кубоклар һәм акчалата бүләкләр тапшырдылар.
“Сезнең белән Укучылар сарае гына түгел, бөтен район горурлана, – дип мөрәҗәгать итте җиңүче малайларга Укучылар Сарае директоры Руслан Гыйниатуллин. – Ирешкән уңышларда гына туктап калмыйча, яңа үрләр яуларга язсын. Уңышлар сезгә”
“Менталь арифметика – коры математика түгел”
Ибраһим һәм Сөләйман белән Укучылар сараенда Зөһрә Хожаева шөгыльләнгән. Хәзер бала ялында булса да, узенең укучылары белән шөгыльләнүен дәвам итә ул. Белеме буенча математика укытучысы. Менталь арифметика буенча махсус курсларда укып кайткан.
“Россиягә менталь арифметика 5 еллап элек кенә килде. Ул Көньяк Корея методикасы, – ди Зөһрә Хожаева. – Менталь арифметика – ул гади математика түгел. Күп кенә әти-әниләр әлеге методиканы күңелдән тиз арада санауны үстерүгә юнәлдерелгән дип уйлый. Чыннан да, бала тиз арада төрле саннарны кушарга, алырга өйрәнә. Тик бу иң мөһиме түгел. Бүген күп кенә балалар игътибарсыз, таркау, алар зур күләмле мәгълүматны истә калдыра алмый. Менталь арифметика күзаллауны үстерә, игътибарны көчәйтә. Шулай ук ул баш миенең уң һәм сул ярымшарларын берүк вакытта эшләтә”.
Балалар белән башта абакус дигән махсус счет ярдәмендә санарга өйрәнәләр. Ибраһим белән Сөләйман төймәләрен йөгертеп, санап та күрсәтте. Кече моториканы үстерү өчен дә менә дигән мөмкинлек. Абакуста санарга өйрәнгәннән соң күңелдән генә исәплиләр, абакусны күз алдына китереп, бармаклары белән үзләренә ярдәм итәләр.
“Файдасын күрәбез”
Укытучылары саннарны әйтеп тора, ә Сөләйман белән Ибраһим, бер-берсен уздыра-уздыра, шундук җавап та бирәләр. Күзләренең янып торуыннан ук аларга бу юнәлешнең кызык булуын аңларга була. “Сезгә ошыймы?” – дигән сорауга да бертавыштан “Әйе”, – дип җавап бирде малайлар. Ибраһим да, Сөләйман да Арчаның беренче мәктәбендә укый.
“Менталь арифметика белән 5 яшьтән шөгыльләнәбез, – дип сөйли Ибраһимның әнисе Гөлназ Фәттиева. – Без Зөһрә Хожаеваның беренче укучылары. Мин үзем дә актив, балаларымны да тик тотмыйм. Ибраһимны да берәр түгәрәккә яздырырга, дип Укучылар сараена килгәч, менталь арифметика белән шөгыльләнергә теләүчеләрне җыюларын ишеттек тә йөреп карарга булдык. Улым да ошата, мин дә канәгать. Менталь арифметика хәтерне дә үстерә. Төрле олимпиадаларда бик теләп катнашабыз. Аларда катнашу түләүле булса да, андый чаралар баларга бик кирәк, дип саныйм. Алар бик матур, бик оешкан төстә үтә. Балалар бер-берсе белән аралаша, төрле илләрдән килгән яшьтәшләре белән таныша. Шулай ук халыкара олимпиадалар вакытында төрле милләт вәкилләренә хөрмәт белән карарга өйрәнә алар. Төркиягә дә инде билетлар да алырга җыенган идек. Олимпиада онлайн үтсә дә, барысы да гадел булды. Биремнәр олимпиада көнне генә килә, бала бүлмәдә үзе генә булырга тиеш. Алдында бары тик компьютер, абакус һәм дәфтәр бите белән ручка. Олимпиада барышын видеога төшереп, оештыручыларга җибәрдек”.
Алдагы көнне генә Ибраһимга Дербент шәһәреннән дә чакыру килгән. “Шәһәр көнендә менталь арифметика буенча Бөтенроссия бәйгесенә чакырдылар. Бик барасы, күрәсе килә. Барып булырмы – әлегә әйтә алмыйм”, – ди Гөлназ Фәттиева.
Гөлназ ханымның активлыгы сокланырлык. Өч бала әнисе, Казанда ашыгыч ярдәм станциясендә һәм онкологик авырулар хастаханәсендә фельдшер булып эшли. “Кайвакыт тәүлек аралаш та эшләргә туры килә”, – ди ул. Шул арада балаларын төрле түгәрәкләргә йөртергә дә вакыт таба. Ибраһим, менталь арифметикадан тыш, йөзү, шахмат белән шөгыльләнә.
“Ике олы кызым да булыша, – дип Гөлназ ханым. – Алар шулай ук Арчаның 1нче мәктәбендә укый. Әйбәт укыйлар. Алар мөстәкыйльлеккә өйрәнгән инде. Кызларымның да кечкенәдән төрле чараларда катнашуларын гел хуплап килдем. Мин активлык яклы”.
Сөләйманның математикага сәләтен әнисе Зилә Сәйфуллина әле сабый вакытында ук сизеп ала.
“Мин аңа урамда барганда да гади мәсьәләләр бирә идем. Мәсәлән, агачта ике карга утыра, берсе очып китте, ничәү калды. Сөләйман җавап бирә иде. Аңа ул вакытта 3-4 яшь тирәсе генә иде әле, – дип сөйли Зилә Сәйфуллина. – Ул инде 3 яшьтән бию түгәрәгенә йөри. Ә математикага сәләт аңа кайнанамнан күчкәндер, дип уйлыйм. Шуңа минем аны шушы юнәлештә үстерәсем килдек. Социаль челтәрдә менталь арифметикага өйрәтү түгәрәгенә балалар җыюларын күргәч, барып карарга булдык. Ул вакытта мин әле аның нәрсә икәнен дә белми идем. Гади математика, дип уйладым. Сөләйманга бу вакытта 5 яшь иде. Ул инде саный, яза белә иде. Тик саннарны киресенчә яза иде. Түгәрәккә йөри башлагач, ул дөрес итеп язарга да өйрәнде. Хәзер алар саннарны күңелдә куша һә ала беләләр. Быел тапкырлау һәм бүлүне өйрәнәләр. Алган белемнәре укыганда да ярдәм итә. Сөләйман да, Ибраһим да математика буенча мәктәп олимпиадасында да җиңделәр”.
Зилә Сәйфуллина да балаларын төрле яклап үстерү яклы. “Кечкенәдән баланың нәрсәгә сәләте барлыгын күрергә кирәк”, – дип саный ул. Сөләйман шудай ук бию, йөзү шахмат түгәрәкләренә теләп йөри.
Бу уку елында менталь арифметикага өйрәнергә теләүчеләрне Укучылар сараенда Гөлнара Сафина җыя.
“Ике төркем – мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм 1–2 сыйныфларда укучыларны җыям, – ди ул. – Менталь арифметика белән шөгыльләнү өчен бала унга кадәр саный, саннарны яза белергә тиеш”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев