erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчаның 11 нче номерлы балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме узды

Бакчабызда 21 март иртәсе күңелле очрашулар,танышулар,җылы, матур сүзләр әйтеп башланып китте. Кунаклар Киров өлкәсе Вятские поляны шәһәреннән,Казан шәһәреннән, Кукмара районы балалар бакчаларыннан, Балтач районыннан, Арча шәһәре балалар бакчаларыннан килгәннәр иде.

Региональ семинар кунакларына сәламләү җыры итеп  Гөлшат апа Зәйнәшева сүзләре,Зиннур Гыйбадуллин көенә иҗат ителгән “Туган җиремә” дигән җыр белән башлау да тикмәгә булмады. Чөнки Туган җир,Туган туфрак безнең барыбыз өчен дә иң газиз урыннар. Ә менә туган җиребезгә яз аяк баскан , табигать белән якынаю көнендә бәйрәм ясап,тәҗрибә уртаклашу да бик урынлы булды дип  саныйм.Әле бит 21 март- Җир Анабызның үз көне дә,төрки халыкларның уртак бәйрәме,көн белән төн тигезләшкән көн-Нәүрүз бәйрәме көне дә,аңа өстәп Юнеско тарафыннан игьлан ителгән шигьрият көне дә! Семинар үз  эченә бик күп эш төрләре күрсәтүгә корылган иде. Нәни дусларыбыз тарафыннан табигатьне саклау,яклау максатыннан оештырылган “ЭКО мода”, ачык шөгыльләр, “Күл буена килсәгез” дип  аталган театральләштерелгән тамаша, “Без чиста шәһәр өчен көрәшәбез!”проектын яклау  эшләрен  тәкъдим итү – барысы бездә тәрбияләнүче балалар ,әти- әниләр һәм педагогларыбызның зур тырышлыгы белән узды. Бәйрәмебезнең иң биек ноктасы әлбәттә “Нәүрүз бәйрәме” булгандыр. Бәйрәмгә кунакка төрки дусларыбыз, кырым татарлары, кояшлы Узбәкстан кунаклары- үзбәкләр,чувашлар,казахлар, тугандаш дуслар- башкортлар килүе ямь өстенә ямь өстәде. Бәйрәм бүләге итеп барысы да милли ризыклар, җыр- биюләр,уеннар алып килгәннәр. Милли костюмнар,дәртле музыка күңелләрне айкады, Нәүрүзбикәнең бәйрәмгә балкып килеп керүе дә чын җылы язны күңелләргә кертте.Үзеннән –үзе бер- береңә матур теләкләр әйтәсе,киләсе көннәргә тынычлык, муллык кебек изге теләкләр теләү теләге уянды. (Бу бәйрәмне оештыруда бабай һәм әти рольләрен башкарган бездә тәрбияләнүчеләр Ахунов  Әмир һәм Сибгатуллин Данирләрнең әтиләре Ахунов Айнур һәм Сибгатуллин Зөлфәткә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез).Семинарда Г.Тукай исемендәге Арча педагогия  көллиятеннән фәнни- табигый дисциплиналар укытучысы Сабирова Рәсимә Гильван кызының чыгыш ясавы, Татарстан Республикасының төньяк территориаль округының экология һәм табигый ресурслар Министрлыгы инспекторы  Мухаметшина Гөлинә Мидхәт кызы ясаган чыгыш та балаларга кече яшьтән экологик тәрбия бирү өчен бик файдалы булды.Бу оешмалар  белән  без һәрдаим  эш алып барабыз. Экологик  конкурсларда ,чараларда катнашырга тырышабыз,матур нәтиҗәләргә ирешәбез. Хезмәттәшлекнең дәвамы итеп бүгенге региональ семинарда Шаймуллина Алия Ринат кызы  һәм Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы өлкәннәр төркемендә тәрбияче Хакимова Гүзәлия Мәхмүт кызы белән берлектә ачык шөгыль күрсәттеләр. Без бу эшебез белән хезмәттәшләребезгә  балаларны табигатьне сакларга,якларга өйрәтүдә кызыклы һәм нәтиҗәле эш  булуын күрсәтергә тырыштык.
    Кыскасы,көнебез бик матур, файдалы узды.Барыбыз да бик тырыштык. Алдынгы карашлы, һәрвакыт үзләренең белемнәрен үстерү өстендә даими эшләүче  педагогик коллектив  башкарган  эшләр коллегаларыбызга  файдалы булгандыр дип ышанабыз.Килгән кунаклар-коллегаларыбыздан бары тик матур теләкләр, эшебезгә югары бәя биргән  яхшы сүзләр генә ишетү бик рәхәт булды. Яңа эшләргә теләк,эзләнергә, педагогик осталыкны үстерүгә өмет уятты.
МБМБУ “Гомуми үсеш бирү төрендәге Арча 11 нче номерлы балалар бакчасы” өлкән тәрбиячесе Абдуллина Дилә Вансит кызы

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X