erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчаның 5 нче гимназиясендә икеләтә бәйрәм

Бүген Арчаның 5 нче гимназиясендә икеләтә бәйрәм булды.

Белем көне генә түгел, ныклап төзекләндерүдән соң укучыларның яңартылган мәктәп ишеген тәүге тапкыр ачып керүләре дә бәйрәмгә әверелде. Укучы һәм укытучыларның шатлыгын уртаклашырга район хакимиятеннән, ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгыннан да кунаклар килгән иде.

27 ел элек яңа бинага укучылар кабул иткән гимназия стеналары күп хатирәләрне саклый. Яңа вакытта бәлки артык әһәмият тә бирелмәгәндер, тик соңгы елларда кышын бинаның салкынлыгы үзәкләргә үтә иде. Республикада халык мәнфагатьләрен кайгыртучы программа ярдәмендә быел бинага ныклап төзекләндерү эшләре башкарылды. Түзде коллектив, февральдән уку елы тәмамланганчы Арчаның Г.Курсави исемендәге күп профильле лицеенда укысалар да, яңа уку елын матур бинада башлаячакларына өметләре җылытып торды. Рәхмәт лицей коллективына: гимназия коллективын җылы кабул итеп үзләренә сыендырдылар, уку өчен шартлар тудырдылар.

Бинада төзекләндерү эшләрен Арчада урнашкан “Энергосервис” ширкәте (җитәкчесе Рамил Әхмәтгалиев) башкарган. Күп хезмәт башкарылган: бинаның тыштан стеналары җылытылган, түбә, тәрәзәләр, җылыту системалары һ.б. алмаштырылган тышкы яктан матур булып үзенә дәшеп торса, эченә кергәч, яңа сулыш өрелгәнне күргәч тагын да күңел сөенә.

Быел гимназия бусагасын 82 бала тәүге тапкыр атлап керде. Хәерле сәгатьләрдә булсын. Мәктәптә җәмгысе 775 укучы белем ала һәм аларга 60 якын укытучы белем һәм тәрбия бирә. Бәйрәм тантанасында укучылар килгән кунакларга һәм мәктәп коллективына җыр-биюле матур чыгышларын бүләк итте.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гимназия белән бергә бүген Арчаның 1 нче номерлы балалар бакчасы да ярты елдан артык аерылып торганнан соң сабыйларны беренче тапкыр кабул итте. Балалар бакчасы гимназия белән бер бинада урнашкан, шунлыктан, бакчага да ныклап төзеләндерелергә насыйп булды. Шул вакыт эчендә шәһәрнең төрле балалар бакчаларына йөргән нәниләр тәрбияче апаларын да, бакчаны да сагынып килгәннәр, апалары яныннан китмиләр дә.

Укучыларга да, тәрбиячеләргә дә яңа көчләр, сабырлык, тырышлык насыйп булсын, ә нәниләр һәм укучылар өлкәннәрне уңышлары белән куандырсын.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев