Арчаның 5нче гимназиясе укучылары: “Өмә – мәктәп тормышының аерылгысыз өлеше”
Арчаның 5нче гимназиясе коллективы һәм укучылары шулай ук язгы өмәдә катнашты.
Алар гимназия ишегалдын, аның тир-ягын җыештырды. Ә гимназиянең Олы Бәрәзә төп гомуми белем бирү мәктәбе филиалы укучылары Зур Бирәзә авылындагы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл территориясен, мәктәп территориясен җыештырдылар, шулай ук мәчеттән алып зиратка кадәр территорияне чистарттылар.
“Безнең гимназия өчен өмә – гомуми мәктәп тормышының аерылгысыз өлеше, – ди Арчаның нче гимназиясенең директор киңәшчесе Энҗе Усманова. – Өмәдә гимназия хезмәткәрләре һәм укучылары катнашты. Чүп-чар, коры яфраклар җыю буенча зур эш башкарылды. Яхшы һава торышы, күтәренке музыка, бердәмлек һәм үзара ярдәмләшү нәтиҗәле эшкә ярдәм итте”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев